Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ХӘЙБУЛЛА РАЙОНЫНДА УРМАНГА УТ ТӨРТКӘН ИР-ЕГЕТНЕ ТОТКАРЛАГАННАР

Башкортстанда 26 урында табигый янгыннар дәвам итә.  

Башкорстанның Хәйбулла районында урманга ут төрткән Рәфис Суринны тоткарлаганнар.

Ул үзенең машинасында Акташ авылы янындагы урман янына килгән. Янучан сыеклык алган һәм биш урында агачларны яндырып җибәргән. Агачлар янып китә. Әгәр авылда яшәүчеләр тотып алмаса, ир-ат агачларны яндыруын дәвам да иткән булыр иде.


Ир-атны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Ә шул арада ут Хәйбулла һәм Бөрҗән районындагы урманнарын камап алган. Шушы ике район калганнарга караганда күбрәк зыян күргән.

Реклама

Рәфис Сурин металлургия компаниясендә эшли һәм ул ФССПга әҗәтле кеше. Аңа карата җинаять эше ачу турында мәсьәлә карала.


Башкортстанда 26 урында табигый янгыннар дәвам итә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/kadak/09-08-2021/bashkortstanny-h-ybulla-rayonynda-urmanga-ut-t-rtk-n-ir-atny-totkarlagannar-5833144

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев