Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Киләчәк- яшьләр кулында (фотолар)

Бүген хакимиятнең киңәшмәләр залында брифингта район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында район җитәкчелеге актив яшьләр белән очрашты.

Бүген хакимиятнең киңәшмәләр залында брифингта район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында район җитәкчелеге актив яшьләр белән очрашты.

27 июнь- Яшьләр көне. Әлеге мөһим датада "Актаныш басмалары" ял паркында район яшьләре өчен кызыклы күңел ачу чарасы оештырыла. Район башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән яшьләрнең яшәеше, тормышка планнары, күзаллаулары белән танышу максатыннан бүген атналык брифинг узды. Брифингка районның төрле тармак җитәкчеләре  чакырылган иде. 

Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Назил Латыйпов районда яшьләр белән эшләү турында сөйләде. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова дәүләт тарафыннан яшьләргә күрсәтелә торган ярдәмнәр турында аңлатты. Быел 18 яше тулган эшмәкәрләргә мәсәлән, үз эшләрен башлап җибәрү өчен 75 мең сумга кадәр акчалата булышлык күрсәтелә башлады. ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының райондагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев андый тәвәккәлләрнең бездә арта баруын хәбәр итте. Шуларның берсе Шамил Лотфуллин райондашларны чиста су белән тәэмин итүгә алынды. Универсам артында аның үз су сату ноктасы барлыкка килде. Эшмәкәр мондый хезмәтне тиздән РТС һәм 57 бистәләрдә урнаштырачак. 

Мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова максатчан программа буенча югары уку йортында белем алучы яшьләр турында мәгълүмат бирде. 

Брифингта шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Назиф Салихов, башкарма комитетның социаль агарту бүлеге башлыгы Альберт Мансуров, инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары Сирина Шәехова чыгыш ясады. 

Яшьләр үзләрен борчыган сорауларын җитәкчеләргә юллады. Кичке ял вакытын файдалы һәм күңелле уздыру максатыннан төрле чаралар оештыру, республикакүләм ярыш-бәйгеләргә бару өчен укучыларны автобус белән тәэмин итү, су коенырга рәсми пляжлар булдыру- бу сорауларның барысын да уңай хәл итәргә вәгъдә бирде район җитәкчелеге. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев