Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Киләсе елдан кәгазь «больничный» тарихта гына калачак

Киләсе елдан электрон «больничный» мәҗбүригә әйләнә. Кәгазьдәге «больничный» тарихта гына калачак дигән сүз бу. Шул ук вакытта хезмәткә вакытлыча яраксызлык буенча түләүгә мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячак. Аны инде бүген үк Социаль иминиятләштерү фонды турыдан-туры күчерә.

Әмма әлегә хезмәткәргә җитәкчесенә үзенең чирләп китүе, «больничный»ның кайчан ачылуы һәм ябылу турында белдерү кирәк. Киләсе елда исә, чирләп киткәндә, эшкә килә алмауны дәлилләп торасы булмаячак. Бу хакта Социаль иминиятләштерү фондына поликлиникадан хәбәр җибәреләчәк. Фонд, үз чиратында, бу хакта эш бирүчегә хәбәр итәчәк.

Эш шунда: киләсе елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләрнең барысы да Социаль иминиятләштерү фондының электрон документлар әйләнеше системасына тоташтырылырга тиеш. Фонд шуның аша эш бирүчегә авырып киткән хезмәткәренә «больничный» ачу, озайту яки ябу турында хәбәр бирәчәк. Кирәк булганда, «больничный» түләү өчен мәгълүматлар, мәсәлән, кешенең хезмәт хакы күләмен, стажын сорап алачак. Мәгълүматлар шулай ук электрон хезмәттәшлек системасы аша Пенсия фондында, Салым федераль  хезмәтендә һәм башка органнарда ачыкланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев