Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Китап" радиосы автоузышында катнашучылар Башкортстанга килде

"Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафонында катнашучылар Агыйдел елгасын йөзеп чыгып, Башкортстан буйлап сәяхәт итә башладылар. Чараны «Китап» радиосы оештырды.

Бүген музыкантлар һәм радиостанциянең алып баручылары республиканың дүрт торак пунктында тукталырга планлаштыралар. Роуд-турда катнашучылар беренче булып Дүртөйле шәһәренә барачаклар. Иртәгә алар Уфада концерт уздырачак. 

Исегезгә төшерәбез, музыкаль-әдәби марафон Казан Кремле диварлары яныннан 25 нче октябрьдә башланып китте. Татарстанлылар өч көн эчендә 18 торак пунктта булачак, анда 20 минутлык программа тәкъдим ителәчәк. 

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, роуд-турга  Чаллы, Мамадыш һәм Актаныш халкы да кушылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев