Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

КОРГАН ДӨНЬЯҢ КИСӘҮГӘ КАЛМАСЫН ДИСӘҢ (фотолар)

Бүген Татар Суыксуы авылындагы янгын сагы хезмәтенә 09.48 сәгатьтә шәхси хуҗалыктагы маллар сарае яну турында хәбәр керә.

      Янгын сүндерүчеләр санаулы минутлар эчендә фаҗига урынына барып җитә. Авылның янгын сагы хезмәткәрләренә Татар Ямалысы авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерүчеләре ярдәмгә килә. Шулай ук район янгын хезмәткәрләре пожарны авызлыклауда саллы өлешен кертә. Мал сарае янәшәсендәге торак йорт саклап калына, кызганыч, терлек лапасыннан кисәүләр генә утырып кала. Аллага шөкер, корбаннар юк.Беренчел мәгълүматлар буенча янгын чыгуга электр үткәргечләрнең төзексезлеге сәбәп булырга мөмкин. 
          Пожарлардан саклану турында аеруча җәйге кызу көннәрдә һәрдаим сөйләп-аңлатып торсалар да әледән-әле районда ут-күз чыгып тора. Хөрмәтле райондашлар! Электр приборларының төзеклеген тагын бер кат тикшерегез, балаларга, ялга кайткан оныкларга шырпы белән уйнамаска кирәклеген аңлатыгыз, саклык кагыйдәләрен искә төшерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев