Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Коронавирус чигенеп, гадәти эш режимы башланырмы?

Район хакимите бинасында узучы чираттагы сишәмбе брифингы “COVID-19 шартларында халык сәламәтлеген кайгырту, дәвалау учреждениеләрендә планлы эш режимын кайтару” дигән тема астында узды.

Коронавирус пандемиясе буенча вазгыять белән район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев таныштырды.

-Үз изоляция режимы кергәннән бирле, 28 марттан 1241 райондашыбызны медицина күзәтүе астына алдык. Шуның эченнән 249 кеше Роспотребнадзорның күрсәтмәсе нигезендә, авыручылар белән контактта булучылар, 633 кеше өске сулыш юлларының кискен вируслы инфекциясе белән авыручылар, 359 кеше үпкәләре ялкынсынучылар. Алардан коронавируска 1379 анализ алынды. Гомумән алганда, 94 кешене Чаллыга йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрергә туры килде. Болар пневмониянең авыр стадиясендә булучылар. Шуларның 40ы бүген дәваланып өйләренә кайтты. 24 е Чаллы хастаханәсеннән кайтып, өйләрендә дәвалануын дәвам итә.

Өйдә дәваланучылар әле дә шактый. 95 кеше ОРВИ диагнозы, 35 кеше үпкә ялкынсынуы белән өйдә дәвалана.

Җыеп әйткәндә ОРВИ һәм пневмония белән авыручы 992 кешенең 804 е тулысынча дәваланып бетте.

Соңгы биш атна эчендә авыру очраклары кимү күзәтелә. Алдагы атналарда 190шар кеше теркәлгән булса, соңгы атнада авыручылар саны 35 кә генә калды. Аларның 27 се ОРВИ, 8е үпкә ялкынсынуы белән. Шулай булса да, көн саен авыручылар мөрәҗәгать итеп тора. Дүшәмбе көнне 12 ОРВИ, 4 үпкә ялкынсынуы очрагы теркәлде. Димәк әле тынычланырга ярамый, барлык саклык чараларын да үтәү сорала.

Коронавирус дип башка юнәлешләр буенча да эшчәнлегебезне туктатмадык. Югары технологияле медицина үзәкләре белән элемтәләр дәвам итә. Инфаркт белән 12 кешене Чаллыга җибәрдек. Коронография тикшерүе узарга 43 кеше җибәрелде. Томографияләргә 58 кеше барды.

Соңгы биш атна эчендә коронавирус белән авыручылар кимү сәбәпле, планлы эшчәнлекне яңарттык. 15 июльдән, авыруларны дәвалауга сала башладык. Дөрес, әле андый авырулар күп килмәде. Бүген терапия һәм хирургия бүлекләрендә 66 авыру ята.

Шушы көннәрдә халыкны диспансерлаштыру һәм чираттагы медицина карауларын дәвам итү буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы чыгачак. Шул көннән анысын да эшли башлыйбыз. Без аңа әзер. Эпидемиологик хәлнең җитди булуына карамастан, августтан үзебезнең көндәлек эшне дә алып барачакбыз.

COVID-19 шартларында 65 яшьтән өлкәннәргә илкүләм “Демография” проекты буенча күрсәтелгән ярдәмнәр хакында “Игелек үзәге” җитәкчесе Дәния Касыймова таныштырды.

-“Демография” милли проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында үзәк хастаханә белән берлектә 65 яшьтән өлкәннәрне хастаханәгә диспансерлаштыруга йөртү эше оештырылган иде. Шул рәвешле узган елның декабрь аена тикле 697 өлкән кеше диспансерлаштыруга йөртелде. Быелның 1 гыйнвареннан алып, февраль, март айларында 431 кеше диспансерлаштыруга алып киленде. Бу эшне башкару өчен безгә “Лада-Ларгус” автомобиле кайтартылды. Кызганычка каршы, пандемия башлану сәбәпле, март ахырыннан бу эш туктатылып торылды. Август һәм сентябрь айларына үзәк хастаханә белән берлектә яңартылып план-графиклар төзелде. Аерым күрсәтмәләр булганнан соң, 65 яшьтән югары булган өлкәннәрне диспансерлаштыруга алып килү эше кабат башланып китәр дип өметләнәбез. Өлкәннәргә фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр аша кисәтелеп куела. Автомобиль өлкән кешене йортыннан барып ала, фельдшерлар, социаль хезмәткәрләр белән берлектә үзәк хастаханәгә алып киленә. Аларны биредә билгеләп

куелган медицина хезмәткәре каршы ала. Медицина каравы төгәлләнгәч, алар өйләренә кайтарып куела.

COVID-19 шартларында халык сәламәтлеген кайгыртуда иминият фонды тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнәр хакында райондагы иминият фонды бүлекчәсенең баш белгече Гөлнара Хөсәенова:

-Пандемия чорында эшләп торучы 65 яшьтән өлкәнерәкләр дә бар. 1 апрельдән махсус карар нигезендә эшләп торучы 65 яшьтән өлкән кешеләргә больничный листлар бирү тәртибе кертелде. Бу турыдан-туры Мәскәү аркылы ачыла торган больничныйлар. Әгәр кеше эш урынын ташлап китә алмый икән, шушы больничныйны алу мөмкинлеге булдырылды. Безнең районда да шундый кешеләр бар. Бигрәк тә язгы чәчү чорында тракторчыларыбыз шундый больничный алды. Бүгенге көндә район буенча эшләп йөрүче 65 яшьтән өлкәнрәк 76 кешебез больничныйда булып тора. Больничный вакыты ике атна саен арттырылып барыла. Бу инде 31декабрьгә тикле булыр дип күздә тотыла. Шулай ук пандемия чорында пособиеләр буенча да үзгәрешләр кертелде. Беренче бала белән яшь ярымга тикле ай саен түләп торыла торган пособие күләме 4512 сум булса, 1 июньнән беренче баласын тәрбияләүче әниләр 6752 сум пособие ала башладылар. Бу шулай ук икенче баласы булганнарга да шул сумманы тәшкил итә.

Больничныйларны моңа тикле стажга карап түли идек. Хәзер минималь хезмәт хакы күләменә җиткереп түләнә. Стаж буенча да 100 процентка җиткереп түләнә. Ул да 31 декабрьгә тикле дәвам итәр дип көтелә.

Инвалидларны кабул итү тукталмады. Хәзер дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләүне уңай күрәбез. Чөнки барлык документларны электрон вариантта җибәрүләре үзләренә дә, безгә дә уңайлы.

Айдар Хәев:

-Безнең ел саен сезонлы гриппкә каршы прививкалар ясау бара. Мондый гриппләр нигездә көз көне башлана. Быел А төркеменә һәм Б төркеменә керүче вирус килер дип көтелә. Шушыларга каршы вакцина ясалачак. Безнең районның 60 процент халкына вакцина ясау планлаштырылган, ягъни 16648 вакцина ясау планы җиткерелде. Шуның 12394е олы яшьтәге кешеләргә, 4254е балаларга. Әлбәттә, вакцина ясау мәҗбүри эшли торган эш түгел. Әмма халыкка аны ясатырга тәкъдим итәбез. Чөнки әлеге чир куркыныч. Катлауланулар вакытында кешенең гомере дә өзелергә мөмкин. Сентябрьдән гриппкә каршы вакцина ясый башлыйбыз. Райондашларны аны ясату өчен чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев