Коронавирус чорында дәүләт ярдәмнәре
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, күп кенә оешмалар һәм эшмәкәрләр зыян күрде. Рәсәй хөкүмәте тарафыннан аларны саклап калу буенча дәүләт ярдәмнәре каралды. Район хакимиятендә журналистлар катнашында узучы чираттагы брифинг әлеге ярдәмнәр хакында булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева эшмәкәрләргә һәм шәхси кешеләргә күрсәтелгән ярдәмнәр белән таныштырды.
– Эшмәкәрләргә һәм шәхси кешеләргә дүрт транш белән 2791 кап азык-төлек җыелмасы кайтты. Аларның суммасы 3349 мең сумны тәшкил итте.
Республика тарафыннан 2640 җыелма, дүрт балалы гаиләләргә 38 кап кайтты, Айрат Гыймадиев тагын 8 кап тутырып бирде. Эшмәкәрләрдән Фарил Нургалиев – 52, Илүс Ярмиев – 53, БТИ хезмәткәрләре күпбалалы ике гаиләгә азык-төлек җыелмасы тутырылган каплар белән ярдәм иттеләр. 397 кече эшмәкәргә 12130шар сум субсидия бирелде. Һәм аларда эшләүче кешеләргә дә бер минималь хезмәт хакы күләмендә ярдәм күрсәтелде. Безнең районга барысы 7 миллион 241 мең сумлык субсидия таратылды. Гариза язмау сәбәпле, берничә оешма субсидия алмый калды. Банкротлык чигенә җиткән 9 шәхси эшмәкәр дә әлеге субсидияне алмады.
90 үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчегә 2019 елда түләгән салым акчалары кире кайтарылды. Бу 381мең сумны тәшкил итте. Бүгенге көндә 590 үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче теркәлгән. Аларның шәхси кабинетларына 12130 сум күләмендә электрон акча утырды. Бу – аларның эшләгән эшләре өчен салым түләргә бирелгән акча.
Шулай ук Рәсәйдә дә, республикада да ноль процентлы кредит программалары эшли. Ул хезмәт хакыннан салым түләү өчен бирелә. Районда аны бер эшмәкәр алды. Республикада ике процентлы кредит та популяр. Ул кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен. Моның буенча районда 26 эшмәкәр заявка бирде. Әлегә шуның 17се бу кредитны алды. 38 миллион 200 сумны тәшкил итте. Моның төп шарты нидән гыйбарәт соң? Әгәр оешма үзенең хезмәткәрләренең санын 90 проценттан киметми икән, бу кредитны кире кайтарасы булмый. Әгәр хезмәткәрләрне 80 процент саклап калган очракта, кредит суммасының 50 процентын кире кайтарырга кирәк булачак. Хезмәткәрләр санын 80 проценттан күбрәккә киметкән очракта, кредитны тулысынча кайтарырга кирәк була.
Микрозаймнар исә коронавирустан артык зыян күрүчеләр исемлегенә кермәгән кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә кагыла. Микрозаймга
9 заявка бирелеп, аның 4се хупланды. Алар 5 миллион ярымнан күбрәк кредит алдылар.
Бүген республикада гарантия фонды тарафыннан да ярдәм күрсәтелә. Бу, әгәр кеше кредит алырга җыенып, аның залогка салырга милке җитмәсә, гарантия фонды төрле процент белән банкта поручитель булырга әзер. Бездә бу төр ярдәмнән кулланырга теләүче юк.
Коронавирус белән бәйле рәвештә 4.5 процентлы ипотека кредитлары да популяр. Районда “Россельхозбанк” аша бу кредитларны теләп алалар.
15 июльдән дезинфекция өчен субсидия бирелә башлый. Моның өчен җәмәгать туклануы оешмалары белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр, коммерсиячел булмаган оешмалар, өстәмә белем бирү оешмалары, спорт һәм сәламәтләндерү оешмалары бер ай эчендә заявка бирергә тиеш булалар. Әгәр шәхси эшмәкәр үзе генә икән, аңа 15 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Әгәр штатта тагын хезмәткәрләр бар икән, 15 мең сумга өстәп, һәр хезмәткәр өчен тагын 6 мең 500 сум күләмендә субсидия каралган. 15 июльдән 15 августка тикле салым органына гариза язарга кирәк.
Айзат Шакиров, Актаныш автотранспорт оешмасы җитәкчесе:
– Үзебезнең оешмага Федераль ярдәмне бик кулай күрдек. Коронавирус пандемиясе вакытында хезмәт хакы һәм салымнар түләү буенча бик авыр хәлдә калган идек. “Ак Барс” банкы аша ике процентлы кредит алдык. Аллага шөкер, шуның хисабына хезмәт хакларын биреп бетердек, салымнарны түләдек. Алга таба хезмәт хакы буенча тоткарлык булмас дип уйлыйбыз. Чөнки ачылган лимит хезмәт хакына җитәргә тиеш. Әлеге кредит эшчеләрне саклап калырга да бер стимул булды.
Гөлназ Хуҗәхмәтова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе:
– Пандемия вакытында март ахырыннан башлап, бүгенге көнгә тикле безнең
социаль яклау бүлеге аша 14 райондашыбыз эшкә урнаштырылды. Полиция бүлегенә – бер, “Наратлы” хуҗалыгына – сигез, “Әнәк” агрофирмасына – дүрт, “Ташкын” хуҗалыгына бер кеше. Биш кеше кабат һөнәр үзләштереп, эшкә урнашачак. Болар, Киров җирлегеннән бер, Актанышбаш җирлегеннән бер һәм Актаныш җирлегеннән өч кеше технология техникумы базасында пешекче һөнәрен үзләштерәләр һәм эшкә урнаштырылачаклар. 37 социаль килешү төзелде. Аерым гражданнарга газ казаннары, электр чыбыклары алыштыру өчен ярдәм күрсәттек. Аларга ел ахырына тикле 10 мең дә 85 сум акча күчерелеп барылачак.
Өч яшьтән җиде яшькә тикле балаларга түләүләр кертелде. 584 гариза кабул итеп алдык. Шуның эченнән 237 кешегә бу түләүләр билгеләнде. 337 гариза кире кагылды. Бу гаиләнең кереме һәм мөлкәт кереме артып китүгә бәйле. 10 гариза бүгенге көндә дә карауда.
Ел башыннан гаилә кереме һәр кешегә яшәү минимумына җитмәсә, өч яшькә тикле балалары булганнарга дарулар алу өчен 5 мең сум күләмендә сертификатлар бирелә башланган иде. Бүгенге көндә 89 гаиләгә шул сертификатлар тапшырылды. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 16 гаиләгә социаль килешү төзелеп, ай саен ярдәм күрсәтелә. Өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә балалар бакчасына түләү 100 процент компенсацияләнә башлады. Моннан 100 гаилә файдалана.
Данияр Салихҗанов, “Россельхозбанк” АҖ Актаныш филиалы җитәкчесе:
– “Россельхозбанк”АҖ юридик затларга күрсәтелгән ярдәмнәргә килгәндә, пандемия чорында кредит каникуллары дигән шарт чыкты. Бу зыян күргән, кредитлары булган оешмаларга алты айга тикле кредитларын түләми тору мөмкинлеге бирә иде. Актанышта андый оешмалар булмады. Шулай ук хезмәт хакы һәм салымнар түләү өчен дә кредитлар алырга була.
Физик затларга дәүләт тарафыннан субсидияләнә торган ике төрле кредит бар. Аның берсе 2.7 процент белән 25 елга тикле бирелүче авыл хуҗалыгы ипотекасы дип атала. Башлангыч кертеме 10 процентны тәшкил итә. Икенчесе 3 проценттан 5 процентка тикле булган кулланучы кредиты. Бу биш елга тикле бирелә. Моңа фатирга яки йортка ремонт ясарга, авылда ут, су, газ кертергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев