Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

КОРОНАВИРУС КАЙЧАН БЕТӘЧӘК?

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова 12 майга үз-үзеңне изоляцияләү режимы бәлки туктатыла башлар дип фаразлый.

Сингапурның технологияләр һәм дизайн университеты галимнәре Россиядә коронавирус июльдә бетәчәк дип фаразлый. Бу хакта РИА Новости яза.

Галимнәр 20 майда вәзгыять 97 процентка уңай якка үзгәрә, 28 майга — 99 процент, 20 июльгә — коронавирусның эзе дә калмаячак, авыру 100 процент бетә дигәннәр.

Бу галимнәр Кытайда коронавирусның таралуы 9 апрельгә бетәчәк дип әйткән булган.

Сингапур белгечләре Россия «борылыш этабын» 24 апрельдә узды дигән. Алар фикеренчә, башка илләр дә бу этапны инде узган.

Университет галимнәре инфекциянең таралуын математик модель белән исәпли. Анда чирне йоктырырга мөмкин булган кешеләр, авыручылар һәм дәваланучыларның саннары кертелә һәм модель төзелә.

Белгечләр бу фаразларга сак карарга һәм алдан сөенеп куймаска кирәк дип әйтә.

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова май бәйрәмнәрендә өйдә калырга чакырды, ул шул рәвешчә генә авыруның таралуын туктата алачакбыз ди.

Попова үз-үзеңне изоляцияләү режимын бәлки 12 майдан соң акрынлап туктатыла башлар дигән фараз әйтте. Әмма шулай булсын өчен кешеләрнең май бәйрәмнәрендә бергәләшеп бәйрәм итеп, авыруны таратмаулары кирәк, ди ул.

Россиядә әлегә коронавирус белән 87 147 мең кеше авырый, 794 кеше үлгән, 7346 кеше савыкты.

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев