Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

КОТЛЫЙБЫЗ: Чулпан Шәрипова Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

16 август көнне Казан шәһәрендә "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумы узуы турында хәбәр иткән идек.

                 Форум районыбызның мәгариф өлкәсе өчен шатлыклы хәбәр белән тәмамланды. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова Казан шәһәрендә узган "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" Республикакүләм форумында күпьеллык тырыш хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

                    Форум эшендә шулай ук районыбызның гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре Хәева В.Н., Сәлахов Р.Җ., Шәрипов И.И., татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Хафизова Т.М., 6 нчы санлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Әюпова А.А. катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев