Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

КӨТМӘГӘНДӘ, УЙЛАМАГАНДА МӘСКӘҮ ИШЕКЛӘРЕН АЧТЫ

Яки Актаныш балалары Россиянең иң күренекле Беренче телеканалында ничек чыгыш ясады?

“Могҗизалар кыры-Поле чудес” тапшыруын белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул. Бигрәк тә безнең татар халкы әлеге тапшыруны эфирга чыга башлаганнан бирле яратып карый, телевизор экраннары аша катнашучылар өчен җан ата. Еллар узса да тапшыру үзенең популярлыгын югалтмый. Чын мәгънәсендә тапшыру халыкныкына, ә аның аның алып баручысы Леонид Якубович гаилә әгъзасына әверелде. Әгәр татар кешесе тапшыруда катнашса, татарча сәламнәр юлласа, бу безгә могҗиза кебек тоела иде.  Менә бу юлы без Актаныш балаларын “Могҗизалар кыры”ның җомга чыгарылышында күрә алабыз. 


Бер төркем укучыларны Мәскәүгә алып чыгып киткән, исән-сау йөртеп алып кайткан делегация җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов өчен яңа эш урыны менә шундый сынаудан башланды. Быелгы уку елын озак еллар район мәктәпләрендә директор булып эшләгән Айгиз Хәлил улы район сәнгать мәктәбе җитәкчесе булып башлады. Мәскәүгә баруны оештыручы, билетлар юнәтүче, экскурсиядә йөртүче,  балаларның туклануын көйләүче дә ул :
       

 -    Октябрь аеның беренче “Могҗизалар кыры” тапшыруын Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Укытучылар көне уңаеннан әзерләргә тәкъдим ясый. Шулай итеп бу тапшыруга Россиянең төрле төбәкләреннән “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңү яулаган  педагоглар чакырыла. Безнең Татарстан Республикасыннан тапшыруда Казан шәһәренең 15 мәктәбе директоры Иван Филатов катнашты. Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы Иван Александровичның җанатарлары итеп татар милли тормышының, сәнгатенең уртасында кайнап үскән балаларны сайлаган. Актаныш районыннан “Ак инеш” бию һәм “Адымнар-Актаныш” күптелле гимназия-комплексның “Ак нур” вокаль ансамбльләре шулай итеп “Могҗизалар кыры”нда катнашып кайтты.
         

“Ак инеш” бию ансамбленә йөрүче балалар район сәнгать мәктәбенең бию сыйныфында укыйлар. “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле канаты астында шөгыльләнәләр. “Адымнар-Актаныш” күптелле гимназия-комплекста да үз сыйныфларыбыз ачыла. 
 

-    Мәскәүдән нинди фикерләр белән кайттыгыз?
-    - Беләсезме, безнең балалар Казан, Мәскәү балаларыннан бер дә калышмый. Безгә күбрәк йөрергә, сәләтле балаларыбызны Татарстанда гына түгел, Россия буенча күрсәтергә кирәк дигән фикердә мин. Алдан әйтеп куйдылар, безнең укучыларга эфирда 3 минут вакыт биреләчәк. Без шушы 3 минут чыгышны әзерләдек һәм... бернинди репетициясез-нисез беренче төшерүдә үк тапшыруга язылдык. Безнең укучылар чыгыш ясаганда, җырлап-биегәндә әллә ни зур булмаган “Поле чудес” сәхнәсе дер селкенеп торды. 

 

    
Татарча аңламасалар да безнең ансамбльләр чыгыш ясаганда тамашачыларның күзендә очкын кабына, балаларның чыгышы шулкадәр ошый, көчле алкышларга күмәләр. “Бу тапшырудан соң вакытның кадерен белергә тагын бер кат өйрәндем. Тапшыру бүлекләп төшерелә, залның артында чыгыш ясаучылар үз чиратларын тәртип белән көтеп тора. Режиссер кушкан вакытта керәсең, төшү белән залдан чыгасың. Беренче өчлек(тройка) чыгуга Леонид Аркадьевич белән фотога төшәргә 15 секунд бирелә. Үз вакытың җиткәнче төркем матур итеп тезелгән булырга тиеш. Монда да без бик җитез булдык”,- ди Айгиз Мәгъдәнов

 

          Актанышка кайтып җитүгә җитәкчегә оешкан төстә, матур итеп чыгыш ясаулары өчен “Могҗизалар кыры”ның музыка мөхәррире рәхмәт белдереп хәбәр юллый. Әлбәттә, бу педагогларның- “Ак инеш” ансамбле җитәкчесе Лилия Фәтхуллинаның һәм “Ак нур” өчен җаваплы Алсу Хафизованың тырыш хезмәт нәтиҗәсе. 


-    Мәскәүгә бару-кайтуны оештыруда район башлыгы Энгель Фәттаховның ярдәме зур булды, төркемебездәге 30 бала, аларның укытучылары, әти-әниләре исеменнән Энгель Нәвап улына олы рәхмәт әйтәм. Безнең өчен дә, балалар өчен дә тарихи мизгел булды. Илебезнең иң данлыклы телеканалында чыгыш ясау олы бәхет бит ул,- диде Айгиз Мәгъдәнов сөйләшү ахырында. 

 

Әлеге тапшыру 1 октябрь, җомга көнне 19 сәгать 45 минутта башлана. «Могҗизалар кыры” 1990 елның 25 октябрендә беренче тапкыр эфирга чыга. Аны Влад Листьев, ә 1991 елның 25 ноябреннән шушы көнгәчә Леонид Якубович алып бара. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев