КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАР ДӘВАМ ИТӘ: Әти-әниләргә киңәшләр
Ниһаять, көзге каникул башлана. Коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында быел әти-әниләргә дә балалар белән ял итү мөмкинлеге булачак. Ялларны авыру йоктырудан сакланып кына ничек күңелле һәм файдалы итеп уздырырга соң? Алда санап үтеләчәк барыбызга да таныш һәм гап-гади ысуллар ялларны истә калырлык итеп уздырырга ярдәм итәр.
Бергәләп пешерү
Көзге салкын көннәрдә өйдә пешерелгән ризык белән тәмләп чәй эчүгә ни җитә! Балаларыгыз белән катлаулы булмаган печенье яки торт рецепты сайлагыз да бергәләп пешерегез. Ашаганда мактарга онытмагыз! Иренмәсәгез, бер атна эчендә балагыз ничә төрле «тәмлүшкә» пешерергә өйрәнергә мөмкин бит.
Мода күрсәтү
Балаларга шкафта тәртип урнаштырырга әйтеп торсагыз да, андагы пөхтәлек озакка сузылмаска мөмкин. Ә менә шкафны бушатып, андагы булган киемнәрдән мода күрсәтү оештырсагыз, балаларга бик ошаячак. Бердән, кайсы кием белән кайсы килешәчәген бала белеп торачак, икенчедән, артык киемнәрне алып куеп, кирәклеләрен генә калдыру сыгылып торган шкаф киштәләрен шактый бушатачак. Баланың мода күрсәтүдән алган илһамы шкаф җыештыруга да җитәчәк.
Фәнни-популяр видеолар карау
Ә сезнең балаларыгыз белән заманча фәнни-популяр видеолар караганыгыз бармы? Кыска, аңлаешлы роликлар аша балаларга кызыклы мәгълүматларны сеңдерергә мөмкин бит. Ни өчен зебра буйлы-буйлы, компасны ничек алдарга, ни өчен йокларга кирәк дигән гап-гади сорауларга җавап табу бала файдасына булачак.
Гаилә белән кино карау
Коронавирус таралу сәбәпле, балалар белән кинотеатрларга барудан тыелып торсагыз яхшырак булыр. Нәкъ кинозалдагыча, попкорн алып, гаилә белән диванга тезелеп утырып, балалар өчен кызыклы булган фильм яки мультфильм карагыз. Балалар бик канәгать булачак.
Көзге фотосессия ясау
Балалар белән көзге табигатьтә фотосессия ясау дигәндә, монда сүз аларны фотога төшерү турында гына бармый. Рольләрне алмашып, баладан фотограф ясау аның өчен тагын да күңеллерәк булачак. Әти-әнисен, җирдәге алтын яфракларны, янып торган кып-кызыл миләшләрне фотога төшереп, бала үзенә ләззәт алачак.
Өстәл уеннары уйнау
Әллә кайчан онытылган, җыеп куелган домино, шашка, шахмат, хоккей һәм футбол кебек өстәл уеннары «чемпионаты» уздырырга мөмкин. Монда шулай ук бөтен гаиләгез белән катнашсагыз күңелле булачак.
Альбом ясау
Соңгы вакытта фотоларны телефонда саклыйбыз. Күпләребез соңгы тапкыр фото ясап, альбом тутырганын хәтерләми дә торгандыр, мөгаен. Шунлыктан каникул көннәрендә телефондагы уңышлы фотолардан, көзге фотосессиядән фотоларны ясатып, һәр баланың шәхси альбомын бергәләп тутырып куйсагыз да яхшы булыр.
Кыскасы, әлеге киңәшләр каникул көннәрен төрләндереп җибәрер. Ялларны авырмый гына, балаларыгыз белән күңелле итеп уздырырга язсын!
Чыганак: "Ватаным Татарстан"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 16:38Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршыларга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» дип аталган сәламәтләндерү комплексы беренче кунакларны каршы алды. Базага тест режимындагы сменада катнашучылар – 40 студент килде. Алар балалар сменаларын оештырырга ярдәм итәчәк.7500
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.108400
-
1 июль 2022 - 11:17Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызны искә алу чарасыннан репортаж 2009 елның 1 июлен Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар көне дип игълан итәләр.36000
-
1 июль 2022 - 09:10АО «Транснефть – Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть – Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.10200
-
30 июнь 2022 - 15:40Ринат Мухамадиев: Карманные книги становятся все более популярны у современного читателя Сегодня все больше становятся популярны карманные книги — это издания небольшого формата в мягком переплете. Об этом автор около 70 произведений, писатель и журналист Ринат Мухамадиев сказал на презентации нового издания своей книги «Кыргый атауга сәяхәт» («Путешествие на дикий остров»).13900
-
30 июнь 2022 - 15:24"Умырзая"да иминлек- беренче урында! Җәй - һәркемнең яратып, зарыгып көтеп ала торган мизгеле.18600
-
30 июнь 2022 - 10:39Жизнь в атмосфере уюта Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.11900
-
30 июнь 2022 - 10:34Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП. В рамках программы СХТП может приобрести оборудование и программное обеспечение для комплексной автоматизации предприятия с софинансированием в 50%. Программа реализуется под руководством единого интегратора АО «РИВЦ».6500
-
29 июнь 2022 - 08:45"Белем бирү моделе-Төпле шәхес" проектына "Яшьлек" яшьләр үзәге 780 мең сумлык ярдәм алачак 26 июньдә "УРАМ" паркында Татарстан Республикасында Яшьләр көнен бәйрәмендә яшьләр сәясәте оешмалары арасында игълан ителгән грантлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.15900
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.271300
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
3 июль 2022 - 11:07Улымның гамәлләре өчен оятУлым Иниза белән якынча 2 ел очрашып йөрде. Кызны да без үз итеп өлгердек. Тик араларында ни булгандыр, беркөнне кайтты да, икенче бер кыз белән очрашуын, Иниза белән аерылышуын хәбәр итте.2800
-
3 июль 2022 - 08:02Ял көнендә-курник«Аш-су» остасы Эльмира Василова курник пешерергә өйрәтә.4500
-
3 июль 2022 - 07:45Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов ЮХИДИ хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладыХөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, ветераннар!8200
-
3 июль 2022 - 07:44Кәбестә яфракларындагы корткычны бетерү ЫСУЛЫ– Кәбестә яфракларын ниндидер корткыч тишкәли башлады Көл суы сибеп караган идем, әллә ни файдасын күрмәдем. Аннан котылу юлын әйтсәгез иде.11800
-
28 июнь 2022 - 15:01В ООО Агрофирма "Актаныш" требуются главный бухгалтер, токарь, ученик токаря, электромонтер В ООО Агрофирма "Актаныш" требуются главный бухгалтер с опытом работы в сельском хозяйстве, токарь, ученик токаря, электромонтер. 8-927-044-45-1644600
-
28 июнь 2022 - 08:10«Актаныш» агрофирмасы ҖЧҖенә каравылчы кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8927044451651400
-
16 июнь 2022 - 08:03В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер, з/п от 30 тыс.руб.90500
-
1 июль 2022 - 16:15Башкортстанның Тәтешле районында коточкыч хәл- 34 яшьлек хатынны елан чагып үтергән Әлеге коточкыч яңалык бүген ватсап мессенджерының күп кенә чатларын урап чыкты.45600
-
30 июнь 2022 - 08:46Ленар Зарипов "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" коллективы эшчәнлеге белән танышты Бүген Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" коллективы эшчәнлеге белән танышты.66400
-
29 июнь 2022 - 16:35Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов: Проблемаларыгыз белән үзегез генә калмагыз! Бүген район хакимиятендә май ае йомгаклары буенча 25 форма-киңәшмә узды.72300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика