Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кулланабыз икән-түләргә дә кирәк!

“Гидросервис” оешмасы 25 авыл җирлеген су белән тәэмин итә. 12 авыл җирлегендә халык белән килешү төзелгән, барысы 83 авылга су “Гидросервис” аша килергә тиеш.

Җитәкче Дилфат Нәгыймов авыл җирлекләрендә су трассаларының искерүен, аларны алыштыру өчен зур чыгымнар һәм вакыт таләп ителүен дә әйтте. Мәсәлән, бер ел эчендә Таталачыкның  Мохтар Мутин урамына 18 тапкыр су торбаларын ямарга барганнар, Түбән Яхшыйга 8 тапкыр.  Иске Кормаш, Шәбезбаш,Түбән Яхшый, Иске Айманда, Әҗәкүлдә насослар алыштырыла. Авылдагы скважиналар еллар буена каралмыйча тыгылганнар, мәсәлән, Шәбезбаштагы 80 метрлы коеның 35 метры гына чиста, калган өлешен тиз арада тазартырга кирәк. Әлеге факторлар су белән тәэмин итүдә өзеклекләр китереп чыгара. Дилфат Мискать улы брифингта чыгыш ясаучылар кебек ък бер үк фикерне кабатлады:” Безнең халык суны контрольсез, теләсә-ничек кулланырга өйрәнгән. Үз бакчасына су килсә, калган авылдашлары, күршесе турында уйлап та бирми ул. Газ белән электр өчен ничек түлибез, суга да шулай түләргә кирәк. Иске Сәфәр авылында безнең белән килешү төземәгән хуҗаларга су бирми башладык. Суны җир астыннан тарту, торбалар буйлап озату, лицензия алу һәм башка эшләргә чыгымнар бик күп тотыла. Үзара салым акчасы белән генә суга булган ихтыяҗны канәгатьләндереп булмый Шуңа күрә суны ничек тотабыз, шулай түләргә өйрәнергә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев