Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кулланучы әлифбасы: яңа ел эскәтерен сайлыйбыз

Яңа елны бәйрәм итүгә әзерләнә башларга вакыт җитте. Һәр хуҗабикә бу мәсьәләгә аерым якын килә: бүләкләр, кием-салым, өстәлгә затлы ризыклар сатып алу һ.б., әмма һәркем диярлек бәйрәм табынына, өстәлне бәйрәмчә бизәүгә аерым игътибар бирә, ә барысы да эскәтер сайлау һәм аны сатып алудан башлана. Һәр хуҗабикә дә аның интерьеры башкалардан аерылып торсын, гадәти булмаган, бәйрәмчә һәм уникаль дизайн булсын иде дип тырыша.

Кухняда бәйрәмчә төс бирергә безгә эскәтерләр ярдәм итәчәк. Өстәл өчен аны сайлаганда, бинаның гомуми дизайнына, аның төсләре һәм рәсемнәре, штор, сөлгеләр, савыт-саба, ашханә приборлары, җиһаз һәм хәтта обойлар белән ярашсын өчен, ориентлашырга кирәк.

- Эскәтерләрнең нинди төрләрен һәм аны ничек дөрес сайларга? - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Тулпар» базарында шәхси эшмәкәргә мөрәҗәгать иттеләр һәм кулланучылар хокукын яклау буенча киңәшләр бирделәр.

Беренче чиратта, эскәтернең форма һәм күләмен сайлау мөһим.

Формасы буенча эскәтерләр туры почмаклы, квадрат, түгәрәк, овал була. Эскәтернең күләмен сайлаганда өстәлнең биеклеген, озынлыгын, киңлеген истә тотарга кирәк. Эскәтернең кыр-кырлары өстәлдән 20 см тирәсе асылынып торса – ул идеаль форма санала. Бәйрәм чараларында, туйларда, банкетларда асылынып тору нормасы 40 см.га кадәр. Бәйрәм чараларына эскәтернең төсенә туры китереп салфеткалар да сайларга мөмкин. Аларның материалы, стиле һәм зәвыклы булуы мәслихәт. Мәсәлән, ефәк эскәтергә ефәк салфетка, мамыктан эшләнгәненә – мамык тастымаллар сайларга кирәк.

Бәйрәм чаралары өчен өстәлне тыгыз мамык-киҗе эскәтер белән каплау яхшырак. Ул таплардан җиңел юыла, тиз кибә һәм яхшы үтүкләнә. Җитен эскәтер күбрәк кунакларны тантаналы кабул иткәндә туры килә. Ул өйне бай итеп күрсәтәчәк, ләкин тиз бөгәрләнә һәм начар үтүкләнә. Сез шулай ук тефлон материалдан эшләнгән, сыеклыкны кире кагучан эскәтер сайлый аласыз. Алар тыгыз, җиңел юыла, тиз кибә, кайнар савыт-сабадан курыкмый. Крючок белән бәйләнгән ажур эскәтерләр бик матур һәм нәзакәтле күренә. Бу төр эскәтерләр өстәлгә тантаналы төс бирә, хәтта гадәти көндәлек кичке аш вакытында да. Әмма эскәтердәр матур гына булырга тиеш түгел, практик яктан уңайлы да булырга тиеш.

Эскәтерләр сезне озак еллар шатландырсын өчен нинди материал сайларга соң? Бер матур тышкы кыяфәт белән генә барып чыкмаячак. Эскәтерләр һәрчак югары куркыныч зонасында — аңа эчемлекләр түгелергә, салат төшәргә, берәр төрле соаус түгелергә мөмкин. Шуңа күрә аның материалы түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

- карап торганда гадилеге. Кер юу машинасында чистарту мөмкинлег

е, юган саен төсе чыкмау, тыгызлыгы (куллар-терсәкләр белән, савыт-саба белән ышкылуга чыдам);

- артык сузыла торган булмасын, юганнан соң да формасын саклый торган булсын. Шул вакытта гына эскәтер матур күренәчәк;

- бөгәрләнми торган булсын. Хәтта иң затлы материал да, әгәр дә ул тиз бөгәрләнә торган булса, үзенең затлылыгын югалта;

- куркынычсыз булсын. Эскәтер аш приборлары белән тыгыз бәйләнгән, куллар белән еш кагылырга туры килә, азык-төлеккә якын. Шуңа күрә материал зарарлы яки аллергия китереп чыгарырга тиеш түгел.

Сезгә уңышлар телибез. Бәйрәмегез онытылмас булсын.

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев