Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтү базарында үз хокукларын ничек якларга?

Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Актыныш районы кулланучылар өчен күчмә чара үткәрде.

            Без барыбыз да сатучылар ягыннан аңлаешсыз һәм ачыктан-ачык дорфалык белән очраша алабыз, сыйфатсыз, куллану вакыты чыккан, килешүгә туры килмәгән товарлар сатып алудан беркем дә якланмаган. Сатып алучылар кимчелекле товарны,  ә кайбер очракларда тиешле сыйфатта булса да, кире кайтарырга хокуклы. Закон бу мәсьәләдә кулланучылар хокукларын ничек яклый, товарны кибеткә нинди вакыт аралыгында кире кайтарырга һәм сатучы акчаны кире кайтарырга теләмәсә, нишләргә?


                   Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре сәүдә объектларында кулланучылар һәм кибет сатучыларына 1992 елның 7 февралендә чыккан  «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 2300-1 санлы Россия Федерациясе Законы, шулай ук  2020 елның 31 нче декабрендә чыккан «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләрен, озак кулланылыштагы товарлар исемлеген раслау турында» 2463 санлы  РФ Хөкүмәте карарын аңлаттылар.
 

               Чараның төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерүне арттыру, кулланучылар базарында үз-үзеңне мөстәкыйль һәм дөрес тотуның тотрыклы күнекмәләрен булдыру. Район халкын, товарга бәйсез экспертиза өчен кем түләргә тиеш, гарантия срогы билгеләнгән очракта, сатучыга товарның сыйфатына карата дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинме кебек  сораулар кызыксындырды.
 

               Чара барышында катнашучылар кулланучы өчен мәгълүмат тупланган буклетлар, шулай ук 8(8552)71-43-03 кайнар линия телефоны эше турында мәгълүмат алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев