Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кунак аз утырыр, күп сынар: Сабантуйны тыныч күңел, ак йөз белән каршылыйк!

Тиздән Сабантуй. Милли бәйрәмебезгә татар халкы һәрвакыт тырышып әзерләнә, өен юа, мунчасын агарта, ишегаллары, бакчасы тәртиптә булсынга бар көчен куя. Чөнки Сабантуй- кунак кабул итә, кунак хөрмәтли торган бәйрәм ул.

             Актанышыбызда уза торган Сабантуй бәйрәменең даны ерак-еракларга таралган, үтә дә матур, эчтәлекле, халкыбызның иң кадерле, истәлекле ядкарь-йолаларын саклап, тарихи мизгелләр белән баетып үткәрелә ул. Шуңа да нәкъ менә Сабантуйга дип, ерак һәм якын төбәкләрдән кунаклар күп кайта. Нәкъ менә Сабантуйга туры китереп эштән ялын ала, әти-әнисенә күчтәнәч-бүләген әзерли. 

           Актаныш Сабан туена ел буена җитәрлек рухи азык, халкыбызның күңел җәүһәрләрен туплап, рәхәтләнеп ял итеп китә газиз милләттәшләребез, шулай ук башка халык вәкилләре дә бик ярата Сабантуйны.

            Кунак аз утырыр, күп сынар, ди. Бар татар дөньясына чисталыгы, пөхтәлеге белән “Кечкенә Швейцария”дигән даны таралган Ак калабыз кунак кабул итәргә әзерме? Оешма-предприятие аллары каралганмы, чистартылганмы, үләннәре чабылганмы, әллә тузганак мамык очырып утырамы?

                     Хөрмәтле райондашлар! Еллар дәвамында “Актанышыбыз-иң матур, иң чиста район үзәге “дип горурланып йөрдек. Ә бүген бу мактанычыбызга тап төшәргә тормыймы? Тирә-юнебезгә күз салып тагын бер тәртипне барлыйк әле. 
                 Сабантуйда тыныч күңел, ак йөз белән бәйрәм итәрлек булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев