Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кунакханә хезмәтләре өлкәсендә кулланучы хокуклары турында

Безнең һәрберебез ял иткәндә яки командировкада булганда, кунакханәдә кунып калырга яки берничә көнгә тукталырга мөмкинбез. Әмма мондый хезмәтләрдән файдаланучы һәркем дә бу өлкәдә үз хокукларын һәм бурычларын белеп бетерми.

 Иң мөһиме, хәзерге заман кунакханәләре һәм отельләренең горурлыгы - аларның «йолдызлыгы». Янәсе, йолдызлар күбрәк булган саен, аның статусы арта, димәк, күрсәтелә торган хезмәтләр бәясе дә артыграк була. Тик күп кенә башкаручылар кунакханәгә чираттагы йолдыз бирелгәч, кулланучының уңайлылыгы һәм башкаручының үз җаваплылыгы арта баруын оныта. Закон нигезендә кунакханәләр өчен билгеле бер кагыйдәләр каралган һәм йолдызлар күбрәк булган саен, әлеге кунакханә кагыйдәләрнең күбесе үтәлергә тиеш. Шуңа күрә, кунакханәләр хезмәтеннән файдаланучы гражданнар бүген үз хокукларын белергә һәм аларны дөрес һәм вакытында яклый белергә тиеш.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кайнар линиясенә кулланучылар тарафыннан кунакханә хезмәтләре алганда аларның хокукларын бозу белән бәйле мөрәҗәгатьләр сирәк килми. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге, кагыйдә буларак, кулланучылар белән исәп-хисапларны, броньлау шартларын бозу белән бәйле.

Бу өлкәдә кулланучылар һәм башкаручылар арасында барлыкка килә торган хокукый мөнәсәбәтләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (алга таба —Закон) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 18 ноябрендәге 1853 номерлы карары (алга таба — кагыйдәләр) белән расланган Россия Федерациясендә кунакханә хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре (алга таба -кагыйдәләр) белән җайга салына.

Кагыйдәләрнең 8 п. нигезендә, башкаручы кулланучыга кунакханәгә керү янында урнашкан элмә тактада яки кунакханә бинасында юридик затның исеме (шәхси эшмәкәр өчен), эшчәнлек алып бару урыны адресы, эш режимы турында мәгълүматны, шулай ук дәүләт теркәвенә алу турында белешмәләрне һәм теркәлгән органның исеме җиткерергә тиеш.

Моннан тыш, башкаручы кулланучыга үзе күрсәткән хезмәтләр турында мәгълүматны җиткерергә тиеш, ул Кагыйдәләрнең 9 пунктында каралган мәгълүматларны, шулай ук әлеге кагыйдәләрне үз эченә алырга тиеш.

Кунакханә хезмәтләре башкаручы тарафыннан язма рәвештә төзелә торган килешү нигезендә күрсәтелә (Кагыйдәләрнең 12 п.). Килешүдә башкаручының исеме, заказчының исеме, фамилиясе, атасының имсеме, кунакханәнең төре, категориясе һәм адресы, номерның категориясе һәм бәясе, кунакханәдә яшәү вакыты, керү вакыты һәм чыгу вакыты (хисап сәгате), башка кирәкле белешмәләр (башкаручының теләге буенча) булырга тиеш.

Кагыйдәләрнең 16 пункты нигезендә башкаручы кунакханәдә гарантияле һәм гарантияле булмаган броньлауны кулланырга хокуклы. Башкаручы, гаризада күрсәтелгән даталарга

гариза таләпләренә туры килә торган ирекле номерлар булмаса, шартнамә төзүдән баш тартырга хокуклы.

Кулланучыны урнаштыру, кулланучы тарафыннан шәхесен таныклаучы документ (паспорт, туу турында таныклык һ. б.) күрсәтелгән очракта гамәлгә ашырыла.

Башкаручы кунакханәгә килүче һәм кунакханәдән китүче кулланучыларга тәүлек буе хезмәт күрсәтүне тәэмин итә. Кулланучы кунакханәгә керү һәм кунакханәдән чыгу, җирле үзенчәлекләрне һәм эшчәнлек үзенчәлекләрен исәпкә алып, башкаручы тарафыннан билгеләнә торган килү һәм чыгу вакытын (исәп-хисап сәгатен) исәпкә алып гамәлгә ашырыла.

Башкаручы кулланучы ризалыгыннан башка номер (номердагы урыннар) бәясенә керми торган башка түләүле хезмәтләр күрсәтергә хокуклы түгел.

Реклама

Кагыйдәләрнең 25 пункты нигезендә, башкаручы кулланучы үтенече буенча, өстәмә түләүсез түбәндәге хезмәт төрләрен тәэмин итәргә бурычлы:

а) ашыгыч ярдәм чакыру;

б) медицина даруханәсеннән файдалану;

в) кулланучыга адресланган корреспонденция номерына аны алу буенча китерү;

г) билгеле бер вакытта йокыдан уяту;

д) кайнар су бирү;

е) башкаручы теләге буенча башка хезмәтләр.

Шуны истә тотарга кирәк, Кагыйдәләрнең 32 ст. һәм 30 п. нигезендә заказ бирүче (кулланучы), башкаручыга фактта тотылган чыгымнарны түләү шарты белән, шартнамәне үтәүдән теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы.

Кулланучылар хокуклары турында һөнәри консультацияне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кайнар линия телефоны: 71-43-03 аша алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев