Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Күңелендә җылы яз гына

Янәшәңдәгеләр бәхетле булса, хатын-кыз бәхетле була, ди Иске Богады авылында яшәүче, 27 апрель көнне үзенең 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алучы Лүзия Хәбибҗан кызы Мирзаянова.

Бар гомерен балаларга татар теле һәм әдәбияты фәненә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган мөгаллимәнең тормышка үз карашы, үз фикере бар. Хәзер дә ул туган телне саклап калу өчен үзенең өлешен кертергә тырыша.

Туган җиргә, туган телгә мәхәббәт аңа кечкенәдән, әти-әнисеннән күчкән, күңел түреннән җуелмый торган изге хис булып сеңгән.

Лүзия 1965 елның 27 апрелендә Иске Богады авылында Рәмзия һәм Хәбибҗан Әсләмовлар гаиләсендә өч кызның икенчесе  булып дөньяга килә. Әтиләре Хәбибҗан гомер буе колхозда механизатор, бригадир, әниләре клубта техник хезмәткәр булып эшли. Әнисе Рәмзия сәнгатькә гашыйк кеше була. Бик матур итеп, өздереп тальян гармунда уйный. Ул вакыттагы вечерларда, сәхнәләрдә  гармунда уйнаган.

– Без кечкенәдән мәдәният йортында үстек. Азат Хөсәеновлар белән бергә концертлар куйдык. Авылдан-авылга да йөрдек. Мин бии идем. Җырларга да алып чыгалар иде. Яңа ел чорында Кар кызы булып киенә идем. Әни безне шул рәвешле сәнгатькә тартты, туган телгә мәхәббәт тәрбияләде,  – ди Лүзия апа ул вакытларны сагынып искә алып.   

Мәктәпне тәмамлар алдыннан һөнәр сайлау проблемасы килеп баса. Лүзиянең бик тә табиб буласы килә.

– Мәктәптә комсомол оешмасы секретаре булып эшләгән вакыт. Галия апа организатор. “Лузия, кая барасың”, – дип сорады. “Мин медицина юнәлеше буенча барып карыйм”, – дидем. Ул: “Юк, син дөрес сайламыйсың, син укытучы булырга тиеш”, – диде. Аның сүзен тыңлап, Казан педагогия институтына бардым. Апа да Казанда иде.

Укырга керү кызга авыр булмый. Шул елны ике фәннән ун балл алсаң, калган фәннәрдән имтихан бирәсе булмый, диләр.  Лүзия апа ике имтиханын “5”легә биреп, татар теле һәм рус теле факультетына укырга керә.

5 курста укыганда кияүгә чыга. Тормыш иптәше Ильяс Мирзаһит улы Уразай мәктәбе директоры булып эшләгәнлектән, шунда кайта. 1987 елда кызлары Алсу, 1989 елда уллары Нияз  туа.

Ниязга бер яшь вакытта гаилә Богадыга күченә. Шул вакыттан бирле, Лүзия Хәбибҗан кызы  туган авылы мәктәбендә 34 елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирә.

 

Туган телгә

мәхәббәт тәрбияли      

                                                              

– Мин мәктәпне, балаларны нык яраттым. Сыйныф җитәкчесе дә булдым. Алар белән хәзер дә аралашып торабыз. Эшләгән дәвердә балаларны ничек тә туган телне, татар телен яратырга өйрәтергә тырыштым. Туган телне яратуны авылдан мисаллар китерә-китерә күңелләренә сеңдерергә омтылдым. Нәтиҗәләр дә булды. Олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, мактаулы урыннар, Гран-прилар да алдык. Куйган максатыбызга ирешкәнбездер, дип уйлыйм инде. Авыл җирендә туган телне яраталар, шуңа сөенәм. Әмма соңгы вакытта заман шулай үзгәреп бара, аптыраплар китәсең, авыл балалары да бер-берсе белән русча сөйләшә. Менә монысы нык борчылдыра, –  ди ул.

Лүзия апа үзе оныкларын татарча сөйләшергә өйрәтергә тырышуын да әйтте.

– Улым Мәскәүдә яши.
Оныклар татарчаны бик белеп бетермиләр. Әмма өйрәнергә теләкләре бар. Мурат оныгым каникулда кайткан иде. “Әби, мине татарча сөйләшергә өйрәт”, – ди. Кич һава суларга чыккач, аның белән сүзләр, җөмләләр өйрәндек. Ул аларны әниләренә сөйли. Әнисе Казан кызы булгач, татарча бик белми. Шулай булса да, әнкәй, син балаларны татарчага өйрәт әле, ди. Кызымның кызы Эльвира татарчаны бик яхшы белә. Алар Казанда яшиләр. Балалар бакчасына кергәндә русча бер сүз дә белми иде. Хәзер ике телне дә әйбәт белә. Улымның икенче улы Имран әле кечкенә. Теле ачылып кына килә. Аны да татарчага өйрәтербез, димен.

Татарча сөйләшеп кенә булмый. Аның тарихын да, күренекле кешеләрен дә белергә кирәк. Без – әби-бабайларның бурычы буларак татар телен
саклап калыр өчен, балаларны аз булса да татар мохитенә алып керергә, күренекле кешеләре белән таныштырырга тиешбез дип уйлыйм.

– Сезнең юлны сайлаган укучылар булдымы?

– Бик күп булды. Аларның исәбен дә белмим. Гамәли күнекмәләрен дә үзебезнең мәктәптә үтәләр иде.

Мәгариф өлкәсендә куйган тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Лүзия Хәбибҗан кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен”
күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

 

Гаиләсе – ныклы терәге

 

Лүзия апа булачак тормыш иптәше Ильяс Мирзаһит улы белән мәктәпнең 10 сыйныфында укыганда таныша. Ул аларга астрономия фәненнән укыта. Лүзия югары уку йортына киткәч тә дуслыклары дәвам итә. Ул мәхәббәткә әйләнә. Лүзия апа 5 курста укыган вакытта яшьләр гаилә кора.

– Ильяс бик кайгыртучан. Бу аның гаиләсеннән киләдер. Мин аның ныклы җилкәсе ышыгында бик рәхәт яшәдем. Ул минем барлык теләкләремне дә канәгатьләндерергә тырышты. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Әмма без аларны үткәрә белдек. Инде бар теләгем, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне, балаларга мәшәкать салмый гына, рәхәт итеп, икебез, бер-беребезгә терәк, кирәк булып яшәргә язсын. Мин ялгыз калудан бик куркам. Тигез яшәргә язсын, –  ди.

– Лүзия белән 38 ел бергә гомер итәбез. Мин кырык елга якын җитәкче булып эшләдем. Ул миңа эшләргә комачауламады. Киресенчә, гел теләктәшлек белдереп торды. Яхшы итеп озатты, яхшы итеп каршы алды. Мин аңа нык рәхмәтле. Ике якның да туганнарын тигез күрә. Киләчәктә дә сәламәт булып, тигезлектә яшәргә язсын, –  ди тормыш иптәше Ильяс Мирзаһит улы.

– Хатын-кыз бәхетен нәрсәдә дип исәплисез?

– Хатын-кыз бәхете, иң элек сәламәтлеккә бәйле. Ул балаларга да карый, иргә дә, туганнарга да. Әгәр син сәламәт, күңелең, җаның тыныч икән, син дөньяда бәхетле. Берүк балалар кайгылары күрергә язмасын, оныклар, туган-тумачалар, дуслар исән булсын. Янәшәңдәгеләр бәхетле булса, хатын-кыз бәхетле була. Без беренче чиратта үзебезне түгел, янәшәбездәгеләрне кайгыртабыз.  Өч кыз булу, зур бәхет. Без гел бергә. Бөтен бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез. Аралашабыз, ярдәм итешәбез. Сеңлемнәр Түбән Камада яшиләр иде. Әткәй-әнкәйләр мәрхүм булгач, алар шул өйгә кайтып төпләнделәр. Алар якында булгач, нык рәхәт, – ди Лүзия апа.

Мирзаяновлар йортыннан кеше өзелми. Лүзия апаның һәркемгә йөзе ачык, өстәле тулы сый-нигъмәт. Ә инде  балалары, оныклары зур бәхетләре аларның. Өч онык өч яктан сарылганда барлык борчу-мәшәкатьләр дә онытыла. Алга таба яшәүгә көч, дәрт өстәлә. Алдагы гомер юлында да шундый бәхетле мизгелләрне генә күрергә язсын аларга.  

 

Васил Салихов, Богады мәктәбе директоры:

– Лүзия Хәбибҗан кызын барлык коллектив белән  60 яшьлек юбилее уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Балалар, оныклар кадерендә, Ильяс Мирзаһит улы белән тигезлектә яшәүләрен телибез.

Без аның белән 2014 елдан Богады мәктәбендә бергә эшләдек. Үзенең эшенә төгәл карый торган, таләпчән укытучы булды. Тырыш хезмәтенә бәя буларак, лаеклы бүләкләрен дә алды. Алар аңа файда китерсен. Киләчәктә дә гел бәхетле гомерләр генә насыйп булсын.

Глүс Газизов, лаеклы ялдагы
укытучы:

– Лүзия мәктәптә укыганда ук бик актив укучы иде. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашты. Бик матур итеп  бии иде. “Аҗаган” ярышларында мәктәп командасы белән алдынгы урыннар алалар иде. Ул укытучы һөнәрен сайлап та ялгышмады. Моңа аның холкы да туры килеп тора. Югары белем алып, хезмәт юлын Уразай мәктәбендә башлагач, берничә елдан Богады мәктәбенә күчте. Шактый еллар бергә хезмәт куйдык. Бик тырыш, яңалыкка омтылучан, сәләтле укытучы булды. Татар теле кабинетын бик матур итеп җиһазлады, район күләмендә ул кабинет  яхшылар рәтендә йөрде. Гомер сизелми дә үтә. Лүзия дә лаеклы ялга чыгып, балаларына оныклар тәрбияләшеп, матур итеп яши. Без күршеләр дә, бакчадашлар да. Бер-беребез белән фикерләшеп яшибез. Аңа сәламәтлек, куанычлы гомер телим.

Лениза Фәттахова, хезмәттәше:

– Лүзия апа без килгәндә мәктәптә эшли иде. Ул безгә остаз буларак, бик нык ярдәм итте. Үзенең киңәшләре белән эшкә кереп китәргә булышты. Ул үзенең тыйнаклыгы белән дә безгә үрнәк иде. Лүзия апа минем улымның сыйныф җитәкчесе дә булды. Аны барлык укучылар да яраталар, үз итәләр иде. Фән укытучысы буларак, үз хезмәтен яратып, җиңел итеп башкарды. Кеше китә, җыры кала, диләр. Лүзия апа лаеклы ялга туктагач та, без аның матур, акыллы сүзләрен искә алабыз. Үзеннән киңәшләр сорыйбыз.

Аны юбилее белән тәбрик итеп, иң изге теләкләрне генә юллыйбыз. Балалар, оныклар бәхетенә сөенеп, Ильяс абый белән тигезлектә гомер итүләрен телибез.

Илсур Фәттахов:

– Лүзия Хәбибҗан кызы белән 1992 елдан бирле Иске Богады мәктәбендә бергә хезмәт куйдык. Хезмәттәш буларак, бик яхшы киңәшче иде. Бигрәк тә сыйныф җитәкчесе булып эшләгәндә аның укучылар белән уртак тел табуда үзенчәлекле алымнары бар иде. 2010-2014 елларда мәктәп директоры булып эшләгәндә дә һәрвакыт киңәшче, ярдәмче булды. 2016-2025 елга кадәр
Иске Богады авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндә дә алар белән еш аралашырга туры килде.

Лүзия Хәбибҗан кызына юбилее уңаеннан бары тик изге теләкләр генә әйтәбез. Сау-сәламәт булып, Ильяс Мирзаһит улы белән тигезлектә, балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшәүләрен телибез.

Рузилә ХӘСӘНОВА  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев