Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршыларга әзерләнәләр

Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» дип аталган сәламәтләндерү комплексы беренче кунакларны каршы алды. Базага тест режимындагы сменада катнашучылар – 40 студент килде. Алар балалар сменаларын оештырырга ярдәм итәчәк.


«Хәзер «Ак Барс» территориясендә беренче, техник дип йөртелгән смена уза. Активистлар ярдәмендә без тест сменасын сыныйбыз: логистика мәсьәләләрен карыйбыз, инфраструктура объектларын, туклану, яшәү шартларын тикшерәбез. Бу хәзер бик мөһим, чөнки быел җәен лагерь территориясенә беренче «Сәләт – Кырым» профильле сменасында катнашучы балалар киләчәк», – дип билгеләп үтте комплекс директоры Илнур Кашапов.

Алда торган эш күләме зур булуга карамастан, тест сменасында катнашучылар өчен дә белем бирү һәм иҗат программалары оештырылган, дип ачыклык кертте комплекс директоры.

Реклама

«Диңгез һәм кояш берәүгә дә ошамый калмас, әлбәттә. Әмма табигый уңайлыклар лагерь инфраструктурасы заманча яшәү шартлары, матур мәйданчыклар белән тулылана. Биредә уку, җырлау, бию, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Балалар бик шат булачак!» – дип белдерде сменада катнашучы Таңсылу Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X