Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Үлчәү откан Сирина Исламова: “Күрәсең, бәхетем өстен, минем исемгә язылган квитанциягә бүләк чыкты”

Бүген “Актаныш таңнары” газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык.

        Редакциягә 581 абунәчебез квитанцияләрен юллаган иде. Алар арасында 17 бүләк уйнатылды. Актаныш авылында яшәүче Сирина Исламовага үлчәү чыкты. “Актаныш-информ”ның инстаграмдагы челтәрендәге яңалыклардан үзенең отышы турында белгәч тә мөхәррияткә килде Сирина апа.


-    Хат ташучыбыз бу юлы газетага язылу турындагы квитанцияне минем исемгә тутырган, моңарчы гел ирем исеменә яза иде. Ирем исән чагында нигә аның исемнә язмаган инде,дип үртәлеп тә куйган идем. Әллә бәхетем өстен булды, ничә еллар буена уенда катнашсак та берни дә чыкмады, бу юлы үлчәүле булып куйдык,- ди Сирина апа уенын-чынын бергә кушып. 


          Сирина апа тормыш иптәше белән 1977 елдан бирле Актанышта, Татарстан урамында яшиләр. Ул озак еллар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә машинистка-сәркатип булып эшли.

 

- 8 җитәкче белән эшләргә туры килде. 23 ел эшләгәннән соң кыскартылуга эләктем. Лаеклы ялга чыкканчы әбиләр карадым, ягъни социаль хезмәткәр булып эшләдем,-дип, үзенең хезмәт юлы турында таныштырды газетабызны яратып укучы апа. 


 -    Бүләгегез өчен зур рәхмәт! Гомер буе газета-журналлар яздырдык. Хәзер “Актаныш таңнары” белән “Акчарлак” газетасыннан калган юк. Балаларым мәктәптә укыганда аларга да балалар өчен булган матбугатны алдырдым,-дип, безгә уңышлар теләп саубуллашты Сирина Исламова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев