Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген район мәдәният сараенда фән олимпиадаларының муниципаль этабына нәтиҗә ясалды

Ел ахыры – нәтиҗәләр ясый торган вакыт.

Бүгенге тантанага 2021-2022 уку елында республика олимпиадаларының муниципаль этап җиңүчеләрен һәм аларны әзерләгән мөгаллимнәре  чакырылган иде. Бу гади генә тантана түгел, бирегә очраклы рәвештә эләгеп тә булмый. 

Мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова фән олимпиадаларының муниципаль этабына нәтиҗә ясап быелгы фән бәйгеләре җиңүчеләре арасында барлык мәктәпләрдән дә укучылар булуын билгеләп үтте. 

Район мәктәпләрендә белем алучы 2464 укучы республика олимпиадаларының муниципаль этабында катнашкан. Җиңүче һәм призерларның иң күп өлеше сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатка туры килә. Актанышның икенче һәм беренче санлы мәктәпләре, Пучы, кадет-интернат, Киров, Татар Суыксуы, Иске Байсар, Мари Суыксуы, Чуракай мәктәпләренең укучылары олимпиадаларда иң күп җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән. 

Район җитәкчесе Энгель Фәттахов әлеге мәктәп коллективлары җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Энгель Нәвап улы олимпиада җиңүчеләрен әзерләгән укытучыларны район башлыгының мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

 "Олимпиадага катнашу, анда җиңү белем генә биреп калмый, укучыда характер тәрбияли",-дип билгеләп үтте Энгель Нәвап улы җиңүчеләрне котлаганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев