Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Әлем ипиенә ни булган?

Кулланучы хокукын яклаучы оешмалар әледән әле башкарган хезмәтләре турында язып, аңлатып торалар.

Әмма гади авыл кешесенә, кибеттә сыйфатсыз ризыкка тап булса, сатып алган  кием-салымы ошамаса закон нигезендә күргән зыянын кире кайтарып алу, ай-һай, катлаулы гамәл. “Актаныш-информ”ның инстаграм челтәрендәге аккаунтына язган авыл агаеның хатында җан әрнүе сизелеп тора:
-    Күпме халыктан көләргә була? Әлем ипие ашарлык түгел, тозы да болганмаган.
Озак та тормый тагын бер хәбәр килеп иреште, бусында да Әлем ипиеннән канәгать булмауларын белдергән райондашыбыз:
-    Кичтән Әлем ипиен алып кайттык. Өйдә ипи булгач, яңаны башламадык. Икенче көнне Әлем ипиен кискәндә үк шикле тоелды. Авызга да алып булмый. Кулга келәй кебек буяла. Үзеннән ипи тәме дә килми. Нигә акча эшлибез дип ипидән көләләр?
Шикаятьләр күбәю чыннан да сорауның җитди икәнлеген күрсәтә. Әлеге мөрәҗәгатьләрне нәкъ менә кулланучылар хокукын яклау даирәсе җитәкчеләренә юллагач, алар әлеге ипине алып экспертизага җибәрергә, әллә күпме рәсми кәгазьләр ясатырга кирәлеген әйттеләр. Шунысы аяныч, берсе дә ни сәбәпле халык канәгатьсезлеге килеп чыккан, тикшерергә, ярдәм итәргә теләк белдермәде...
Бер үк вакытта әлеге шикаятьләрне халык телендә “Әлем ипие” дип йөртелгән икмәк-кондитер эшләнмәләре җитештерүче “Актаныш-икмәк” комбинаты җитәкчеләренә дә юлладым. Башкарма директор Ришат Анамов аңа түбәндәгечә җавап бирде:
-     Август азагында дөрестән дә ипинең сыйфаты белән проблемалар булып алды. Моның сәбәбе - он яңа бодайдан тарттырыла башлады, шул сәбәпле сыйфаты түбәнәйде. Шулай ук көннәр бик нык кызу тору ипинең сыйфатына кире йогынты ясады. Бүгенге көндә ипи пешерү технологиясен камилләштереп бу проблемаларны чиштек, алай сатып алучылардан зарланулар керми башлады. Ипи сатучылар белән даими элемтәдә булып ситуацияне күзәтеп торабыз.

-    Ипигә тоз калькуляция нигезендә камыр басканда салына, технология буенча камырболгаткычта ярты сәгать болгатыла. Шулай булгач тоз бер ничек тә болганмыйча калмый. Һәрбер мичтән чыккан ипи партиясе тикшерү аша уза, моңа кадәр тозсыз ипи пешкәне ачыкланмады.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев