Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ленар Әхмәтҗанов: Авыруы булган бер генә егет тә армиягә озатылмаячак

Бүген Хәрби комиссариаттта армиягә барасы егетләр медицина тикшерүе уза.

                 Быелгы көзге чакырылышта яшәү урыны Актаныш районында теркәлгән 50 егет армия сафларына алынырга тиеш. 20 егет инде солдат итеген кияргә өлгерде.

Тагын 30ы медицина тикшерүен үтеп карар чыгарылганнан соң хәрби билетлы булачак. Хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов “Авыруы булган бер генә егет тә армиягә озатылмаячак”, дип ышандыра. 


                  Бүгенге медицина тикшеренүен узучыларның күпчелеге югары һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар, уку йортларын тәмамлаучылар.

Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча һөнәри һәм профессиональ сайлап алу буенча хәрби комиссарның өлкән ярдәмчесе Гөлназ Нуруллина: "18 яше тулган егет авыру икән, ул барыбер комиссариатка килеп тикшерү узарга тиеш", ди:


 

- 17 яшьтә хәрби исәпкә басканда сәламәт булсалар,югары яки һөнәри уку йортына укырга кергәннән соң комиссия үтмичә дә, уку буенча белешмә нигезендә, “отстрочка” бирелә.

 Бала авыру булган очракта исә комиссариатка үзенә килү мөһим. Комиссия үтеп карар чыгарылганнан соң, кулга хәрби билет бирелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев