Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ленар Зарипов район халкын Бөек Җиңү көне белән котлады

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән иң шатлыклы тарихи бәйрәм– Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм.

Җиңү көне – уртак хәтер көне. Геройларыбызны онытмау, һәлак булганнарны данга күмү, исәннәр турында кайгырту, аларга игътибарны арттыру – безнең бурыч.
Кызганыч, әлеге канкойгыч, дәһшәтле сугышның кайтавазы бүгенге көндә дә ишетелә. Украинада барган махсус хәрби операция нәтиҗәсендә кайгылы хәбәрләр райондашларыбызның да ишеген какты. Илебез тынычлыгы, киләчәге өчен башын салган райондашларыбызның якыннарының, туганнарының тагын бер кат авыр кайгысын уртаклашабыз.
Сугышлар беркайчан да яхшылыкка илтми. Моны һәркем яхшы белә. Әмма бүгенге көрәш – ул илебезнең киләчәге, иминлеге өчен алып барыла. Һәркемнең дә теләге бер – махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, утлы тарих битләрен ябып кую, тыныч тормышка кайту. Без моңа бары тик бердәм булганда гына ирешә алачакбыз.
Барыгызны да ихлас күңелдән бәйрәм белән! Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев