Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ленар Зарипов район оешмалары белән танышуны дәвам итә- бу юлы икмәк пешерү комбинатында булды (фото+ видеорепортаж)

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов Актанышның оешма-предприятиеләре эшчәнлеге белән танышуны дәвам итә. Бүген Ленар Рафак улы "Актаныш икмәк комбинаты"нда булды.

               Актаныш икмәк комбинаты районыбызның брендын булдыруда сәнәгать преприятиеләре арасында көчле лидер. Берсеннән-берсе затлы тартмалардагы милли ризыгыбыз- Актаныш чәкчәген ерак чит илләрдә дә сокланып, хозурланып кабул итәләр. 
               Бүген чәкчәк пешерү процессын район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов та үз күзләре белән күреп, күзәтеп торды, һәм яңа гына өелгән чәкчәкне тәмләп карады, әлбәттә, соклануын белдерде. 


                  Икмәк пешерү комбинатында бүген 120 төрле продукция җитештерелә. Аларның барысы да комбинатның "Кайнар икмәк" кибетләр челтәренә озатыла. Бүген шундый 7 кибет районыбыз халкына хезмәт күрсәтә. 
                Район җитәкчелеге белән очрашуда cәнәгать оешмасы хуҗалары Айгөл һәм Фаяз Гыйздәтуллиннар комбинатның үсеш перспективалары турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты. 

 


- Татарстанда гына түгел, күрше- тирә төбәкләргә дә үзебезнең продукцияне чыгарабыз. Кондитер эшләнмәләрен сәүдәгәрләр бик теләп алып калалар. Тик ипине читтә чикләп кенә сата алабыз. Мәсәлән, Башкортстанда "Үзебезнең җитештерүчеләрнекенә өстенлек бирәбез", дип безгә еш әйтәләр. Актанышта да безнең кебек сәнәгать белән шөгыльләнүчеләргә игътибар һәм ярдәм булуын телибез, шушы фикерне районыбыз җитәкчелегенә җиткердек,- диде очрашу ахырында Айгөл Гыйздәтуллина.

Фотолар Актаныш муниципаль районы мәгълүмат сайтыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев