Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ленин паркындагы тау куркынычсызлык таләпләренә җавап бирәме?

Әлеге сорауны кую бәлки урынсыздыр да, чөнки тау ясарга әле ныклап бүген генә тотындылар. “Актаныш юллары” төзүчеләре сафка бастырачак корылманы район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев җитәкчелегендәге комиссия карап чыкты.

                   "Ростехнадзор"ның Актаныш районындагы җитәкчесе Илдус Хәкимов  узган ел шушы тауда берничә фаҗига очрагы булуын, шуңа күрә быел таулар төзелешенә аеруча игътибар юнәлтелүен әйтте. 

-    Тауның баскычы текәрәк, баскыч 40 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Бу хакта төзүчеләргә җиткерелде. Чөнки кышын көн саен кар ява, баскыч кар астында калып тауга әйләнә. Балалар ике яклап та шуа башлый.  Икенче кимчелек- ясалма тауны реагентлы кардан өяләр. Юлларга сибелгән реагент кеше өчен зыянлы. Кар булмау аркасында инде бу. Ләкин без төзүчеләр алдына шундый таләп куйдык: тауның өстен чиста кардан өяргә кирәк була. Ә менә тауны тотып торучы бозлары бик матур, Агыйдел елгасыннан чиста боз кисеп алып кайтканнар, дип,- тау төзелешенә бәя бирде “Ростехнадзор” вәкиле. 


           Шулай ук тау мәйданына шуу кагыйдәләре язылган мәгълүматлар урнаштырылачак.

Шуу юлы агачлар, фонарь баганаларына барып бәрелмәслек итеп ясалачак.

Аскы өлешенең ян-яклары күтәртеләчәк. Тукталышны булдыру да мөһим. Тагын бер аерма, быелгы тау халык соравы буенча тәбәнәгрәк, 3, 20 метр итеп ясала.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев