Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

“Җәлил укулары” бәйгесендә Актанышның 11 яшь нәфис сүз остасы җиңү яулады

“Җәлил укулары” IV Халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсында Актаныш районыннан 10 нәфис сүз остасы һәм бер коллектив җиңү яулады.

           “Җәлил укулары” IV Халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсында Актаныш районы балалар бакчалары һәм мәктәпләреннән ел саен катнашучылар күп була.  Быел да нәфис сүз сәнгатенә сәләтле укучылар, яшьләр уңышлы чыгыш ясап җиңүләргә иреште. 17 февраль көнне әлеге сүз осталары Казанда бүләкләнү тантанасында булып кайтты. 

IV Халыкара Җәлил укуларының гала-концерты Казаның  "Чулпан" мәдәни үзгендә узды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 135 конкурсант бүләкләнде. Жюриның сайлап алуы буенча 14 конкурсант сәхнәдә театр артистлары белән берррәттән чыгыш ясадылар.Алар арасында районыбыз данын яклап, Актанышның икенче санлы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия  Исламова Муса Җәлилнең шигырен сөйләде.

           Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең 135 җиңүчесе билгеләнде.  Бәйгенең финалына 756 катнашучы узган. 
           Җиңүчеләр арасында 9 конкурсант Актанышныкы, тагын бер коллектив – IV сыйныф укучылары  "Фронтовик язучыларның татар телендәге әсәрләрен коллектив башкару» номинациясендә 3 урын яулады. 
         "Татар телендә- Муса Җәлил" номинациясендә

6-3 яшьлекләр арасында Зилә Әюпова- 3 урын,
7-10 яшьлекләр арасында Язгөл Садриева- 2 урын,

11-15 яшьлекләр арасында Камилә Ганиева- 2 урын,
19-30 яшьлекләр арасында Алия Исламова- 2 урын,


“Язучы-фронотовиклар” номинациясендә

11-15 яшьлекләр арасында Илсөя Шәемова- 2 урын,
3-6 яшьлекләр арасында Азалия Гаянова- 1 урын,
3-6 яшьлекләр арасында Алмаз Заһертдинов- 3 урын,
7-10 яшьлекләр арасында Айзирәк Сабирова- 1 урын,


“Җәлил- дөнья халыклары телендә” номинациясендә


3-6 яшьлекләр арасында Иделия Бәдертдинова- 3 урын,
11-15 яшьлекләр арасында Таңсылу Хафизова- 3 урынга лаек булды.


Җиңүчеләрне ихлас котлыйбыз! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев