Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Луганскидан райондашыбыз, депутат Илсур Гизамов: “Мине монда “Старый” дип йөртәләр

Татарстаннан өлешчә хәрби хәрәкәткә юл алган ир-егетләр арасында райондашыбыз, 4 бала атасы Илсур Гизамов та бар. Ул Иске Кормаш авыл җирлеге депутаты да. Бүген телефон элемтәсе аша райондашыбыз белән сөйләшеп алдык.

            Илсур Мөдәрис улы беренче шалтыратудан ук телефонын алды, кәефе яхшы, аның тавышыннан чын хәрбиләр рухы сизелеп тора. Сорауларга төгәл, кыска итеп җавап бирде.  


-    Үз теләгем белән “доброволец” булып октябрь ахырында хәрби хәрәкәткә китәргә теләк белдердем. Ни өчен барырга уйладыммы? Беренчедән, улым Фидан инде хәрби хәрәкәт башланганнан бирле шушында. 2016 елда армия сафларына киткән иде, соңыннан контракт төзеп хәрби хезмәткә калды. Ул- диңгез пехотачысы. Икенчедән, әле монда, әле тегендә шартлата башладылар. Безгә килеп җитәләр бит болар, дип уйладым. Чечня сугышы да шулай башланып китте. Үземнән өлеш кертәсем килде. 


Менә шундый уйлар 52 яшьлек ир-узаманга кабат солдат итеген кияргә этәргеч ясый. Илсур Гизамов 1988-1990 елларда Казахстанда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Улының инде озак вакытлар гаиләсенә кайта алмавы да уйландыра аны. “Бәлки мин килгәч, аңа ял бирерләр, оныкны күреп килер”, дип уйлый. 


      Бүген Илсур Гизамовлар ротасы Луганск шәһәре чигендә өйрәнүләр уза. “Мин ротада иң өлкәне, шуңа да “Старый” дип йөртәләр. Машиналарны Казаннан поезд белән алып килдек. Мин “Газ- 66” машинасын йөртәм", дип бүгенге тормышы турында сөйләде райондашыбыз.. 


-    Солдатлар өчен шартлар тудырылганмы, ашау яклары ничек Илсур абый?

 

-    Шартлар солдат тормышыныкы кебек. Ашау ашханәдә искиткеч яхшы. Үзең сатып алып ашасаң да була. Яшьләр күбрәк печенье кебек коры-сары ашый, соңыннан тамаклары ача, ашказаны авырта дип зарланалар. Аш ашагыз дип әйтәм андыйларга.


 -Кайда яшисез?


- Палаткада яшибез, эчендәге буржуйканы ягып җылытабыз. Зарлана торган түгел. Мунча да бар, сәгать саен барсаң да була, кайнар суы, пары җитәрлек.  


- Киемнәрегез бармы, тиешенчә киендерделәрме? Бронежилетлар бирелдеме?


- Кием дә җитәрлек. Бронежилетны, телисең икән, өчне ал! Әлегә безгә бронежилет кирәкми. Казаннан берәүгә дә бронежилет бирмиләр. Монда килгәч тулысынча “обмундирование”. Барысын да бирәләр- каскалар, тез һәм терсәк каплагычлар. Егетләр әллә ниләр төяп килә. Моның кадәр кием кирәк түгел бит инде. Кирәклесен бирәләр дип әйтәсем килә.

 

-    Өйдәгеләр сезнең китүне ничек кабул итте?


    - Хатыным Лилия минем китәсен ике көн кала гына белде. Берәүгә дә әйтәсем килмәде. 

Сөйләшүебез беразга өзелеп торды, Илсурны чакырып алдылар. Ярты сәгатьтән соң ул безгә төшке ашның сурәтен җибәрде.

“Тарелкаларны юып тормас өчен, өстенә полиэтилен капчык куеп ашларны шуңа гына салдырабыз. Шулай итсәң, юып торасы булмый. Пакетны ташлыйбыз гына”, дип аңлатма да бирде карт солдат. “Мин чәй яратмыйм, күбрәк кофе эчәм. Кофе белән конфет үземнеке, ә чәй янына печеньены күпме кирәк шуның кадәр алырга була”, дип тә өстәгән ул.

               Райондашыбыз тиздән ут эченә керәчәк. Илсурның, аның хәрби хезмәттәшләренең исән-сау бурычларын тиз арада үтәп туган ягыбызга кайтуын, якыннарының, гаиләсенең көткән өметләрен аклап аларның кадерлесе булып озын-озак гомер итүен теләп калабыз. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев