Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ләйсән Нурлыева: "Актаныш-информ" бәйгесенә катнашып балаларыгыз сезне бар дөньяга танытты

Әниләр көне алдыннан районның Тантаналар залында узган "Актаныш-информ"ның "Әни кирәк!" бәйгесен йомгаклау район Советы һәм районның башкарма комитеты ярдәме һәм теләктәшлеге белән уздырылды.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева конкурста иң-иңнәр рәтенә кергән 7 катнашучыга- Айлина Усманова, Гөлназ Сәләхова, Луиза Гайнетдинова, Айзирәк Локманова, Руслан Газизов, Данияр Аграпов, Эллария Сәетовага һәм аларның әниләренә "ТАТМЕДИА" филиалы "Актаныш-информ"ның мактау кәгазе һәм "БлагоДарение" яшь буынга ярдәм итү һәм социаль инициативалар хәйрия фонды әзерләгән бүләкләрне тапшырды:

 

   - Бик матур, җылы бәйрәм бүген. Башка елларда Әниләр көнен зурлап уздыра идек. Быел исә бүгенге көн вәзгыятен истә тотып бәйрәмне кечерәк форматта уздырырга уйладык. "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" бик матур бәйге оештырды. Кыска гына вакыт эчендә конкурска 120 гә якын шигырь язучы катнашкан, шуларның 20 се  бүләкләнүгә чакыру алды. Хөрмәтле әниләр, шушы бәйгегә катнашып балаларыгыз сезгә булган мәхәббәтләрен бар дөньяга таныттылар. Сезнең иң яхшы әни икәнлегегезне күрсәттеләр. Сәламәт булыгыз, балаларыгызга алда да матур тәрбия бирегез. Сезнең үрнәк тәрбиягез нәтиҗәсендә ул-кызларыгыз киләчәктә тормышта үз урыннарын тапсыннар.Шундый актив, җылы күңелле, кешеләргә рәхмәтле булырга өйрәткәнегез өчен үзегезгә зур рәхмәт! Бәйрәм белән!,- дип, әниләргә иң матур теләкләрен җиткерде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев