Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЯҢА "ЯШЬЛЕК"НЕҢ ИСЕМЕ ҖИСЕМЕНӘ ТУРЫ КИЛЕП ТОРСЫН!

Бүген Актаныш өчен иң истәлекле көн! Төзекләндерүдән соң “Яшьлек» яшьләр үзәге ачылды.

              Район яшьләренең яңа өйле булу шатлыгын район, республика җитәкчелеге дә уртаклашты.

          Заманча, нәкъ менә яшьләр дулкынына көйләнгән үзәк Татарстан республикасы Яшьләр министрлыгы ярдәме белән яңартылды. Республикадагы авыл районнары арасында әлегә бердәнбер ул.

         Биредә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының “Яшьләрнең үзеннән башка, яшьләр өчен берни дә юк” (“Ничего нет для молодёжи, без самой молодёжи”) принципын күздә тотып, үзәк төрле зоналарга бүлеп эшләнгән. 


             Кунакларны “Әкәмәт” ял итү зонасында “Нәмәкәй” КВН командасы каршылады.  Кибер-компьютер, коворкинг зона, медиаүзәк, ART- резиденция- барысы да укучыларда, яшьләрдә зур кызыксыну уятты.

Бүген инде алар бу зоналарда хуҗаларча эшләп, ял итеп карады. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары кунакларга бу зоналарны презентацияләп күрсәтте.

Тагын бер мөһим урын- “Яшьлек»тә тавыш яздыру студиясе бар. Студия барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, инде вокал белән шөгыльләнүче кызлар беренче җырларын яздырып та караган.  


              Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов яшьләрне шушы матурлыкны, байлыкны саклап тотарга чакырды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Җаббаров “Яшьлек»нең исеме җисеменә туры килеп, шаулап-гөрләп торсын дигән теләген җиткерде. 


                ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ренат Садыйков төзекләндерү-төзелеш эшләренең биредә 1,5 ел баруын, махсус концепциягә нигезләнеп ясалуын билгеләп үтте. Укучыларның, студентларның, эшләүче яшьләрнең шушы бинада үзүсеш өчен мөмкинлекләрдән тулысы белән файдалануларын сорады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Җаббаров Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов   ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ренат Садыйков