Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Мәктәпләрдә дүшәмбе көнне була торган «Мөһим сөйләшүләр» «Әниләр көне» темасына багышланды

Тиздән Әниләр көне. Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Россиядә барлык әниләрне һәм йөкле хатыннарны тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде.

               Әниләр көненең тарихы 1998 елның 30 гыйнварына барып тоташа. Бу көнне Россия президенты Борис Ельцин «Әниләр көне хакындагы» указга кул куя. Әлеге көнне канунлаштыруны сорап Россиянең, хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт думасы Комитеты чыгыш ясый, төгәлрәге депутат, ЦК КПРФ әгъзасы Алевтина Апарина бу эштә активлык күрсәтә.

             Әниләр көнен рәсмиләштерүнең максаты булып, хатын-кызга карата хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, кешеләр тормышында әни кеше нинди зур әһәмияткә ия икәнен искә төшерү, аналарның дәрәҗәсен күтәрү тора.

               Дөресен әйткәндә, элегрәк, Совет заманында, Әниләр көне беренче тапкыр 1988 елның 30 октябрендә Әзербайҗанның Баку шәһәрендәге 228 нче мәктәбендә билгеләнеп үтелгән. Әлеге әниләр хөрмәтенә уздырылган тантананың авторы һәм оештыручысы – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Гусейнова була.

             Бу көнне барлык мәктәп балаларын Әниләр бәйрәмен ел саен үткәрергә чакырып мөрәҗәгать итәләр. Шуннан соң бу мөрәҗәгать күп кенә Совет газеталарында басылып чыга, ә Әниләр бәйрәменә сценарий «Укучылар тәрбиясе» (Воспитание школьников) журналында бастырыла.

              1988 елдан Әниләр көне Бакуда ел саен, ә соңрак, Эльмира Гусейнова күченеп килгән Ставрополь шәһәрендә уздырыла башлый. Тора- бара ул халык бәйрәменә әйләнә.

           Районыбыз мәктәпләрендә Әниләр көненә әзерлек башланды инде. Бүген, мәсәлән, атна башында уза торган "Мөһим сөйләшүләр" Әниләр көне уңаеннан оештырылды. Яңа Әлем мәктәбе укучылары бу хакта телеграмм-каналда хәбәр иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев