Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Март ае суык һәм явым-төшемле булачак

КФУ доценты бу айда аномаль җылы һаваның тиешле нормага киләчәген әйткән.

          КФУ доценты Тимур Әүхәдиев, “Росгидромет” мәгълүматларына таянып, Татарстанда инде ял көннәрендә үк аномаль җылы һаваның тиешле нормага киләчәген – тәүлеклек уртача температураның -5 градус чамасы тәшкил итәчәген белдергән.

Реклама

              Метеоролог аңлатып үткәнчә, һава шартлары үзгәрүнең сәбәбе Скандинавиядән үтеп кергән антициклонның Кара диңгез циклонына алышынуына бәйле.
            Моннан тыш Әүһәдиев басым ясап әйткәнчә, февраль аенда һава нормадан 6 градуска җылырак булган. Россия Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, мартта һава температурасы нормадан (+3,5 градус) тайпылмаячак. Шул ук вакытта явым-төшемнең күп булуы көтелә.
                  Бүген көндез һава температурасы 1 градус чамасы. Төнлә -12 градуска кадәр суыта.
                  6 мартта болытлы һава күзәтеләчәк. Көндез -7 градус, төнлә -14 градус.
                 7 мартта да болытлы булачак, көндезге сәгатьләрдә -6 градус, төнлә -14 градуска кадәр.
                Сишәмбе – 8 мартта көндез -8, төнлә-16 градус салкын көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев