Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Март аеннан уллыкка бала алган гаиләләр арттырылган күләмдәге түләүләр алачак

Март аеннан башлап, уллыкка яки кызлыкка балалар алган Татарстан гаиләләре арттырылган күләмдә, ягъни индексацияләнгән бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак.

 ТР буенча Россия пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, баланы уллыкка алган вакытта бер тапкыр бирелә торган түләүләр уллыкка алучыларга, опекуннарга, попечительләр яки тәрбиягә бала алган ата-аналарга бирелә. Ел башында мондый ярдәм һәр уллыкка алынган бала өчен 18 886 сум тәшкил итте. Ә 8 яше тулган инвалид баланы уллыкка алган өчен 144 306 сум билгеләнде. Гаиләгә берьюлы берничә бертуган бала кабул ителсә, шулай ук 144 306 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчала ярдәм күрсәтелде, дип искәрттеләр фондта.

«Март аеннан башлап уллыкка бала алучыларга, индексацияне исәпкә алып, 20 472 сум һәм 156 428 сум түләнәчәк», — дип аңлата Пенсия фонды.

Гариза һәм пособие хокукын раслаучы документлар белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән көннән, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека һәм попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган көннән яисә баланы гаиләгә алу турында килешү төзелгән көннән алты ай эчендә эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев