Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Май – бәйрәмнәргә бай

Май бәйрәмнәре күңелле узачак.

Хөрмәтле райондашлар, сезне 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә, 9 май – Бөек Җиңү көнендә районда булачак чараларга чакырабыз.

1 май – район үзәгендәге Бүләк урманы янында (“Бүләк” чаңгы базасы) 10.00 сәгатьтә һәм авыл җирлекләрендә “Карга боткасы” бәйрәме.

5 май – сугыш чоры балаларына багышланган чара.

6-7 май – авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш ветераннарының тол хатыннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашулар.

8 май – авыл җирлекләрендә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митинглар.

9 май – Актанышта Җиңү парады. Оешмалар, учреждениеләр, мәктәпләр колонналарының тантаналы йөреше, 10.00 сәгатьтә.

9 май – Билгесез солдат һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре кую, 11.30 сәгатьтә.

9 май – хакимият бинасы каршындагы мәйданда кичке концерт, 18.00 сәгатьтә.

9 май – Җиңү бәйрәме салюты, 21.00 сәгатьтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев