Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

МЕНӘ СИҢА КИРӘК БУЛСА: Татарстанга чын кыш килә

Татарстанда 15 градус салкын була.

Пәнҗешәмбе төнгә, 29 ноябрьдә, Татарстанда 15 градус салкын була . Бу хакта КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев хәбәр итә. 

“Татар-информ” язуынча, 27 ноябрьдә, көндез 5 градуска, төнлә 10 градуска кадәр салкын була. 28 ноябрьдә көндез -7 градус, төнлә исә -15 градус көтелә.   Пәнҗешәмбе, 29 ноябрьдә Татарстанда, җил төньяктан искәнгә, тагын да салкынрак булачак. Көндез 12 градуска, төнлә 15 градуска кадәр суытачак.   Көзнең соңгы көнендә, 30 ноябрьдә, бераз җылыта. Көндез 6 градус, төнлә 11 градус салкын булачагы фаразлана. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә һава торышы -7 градустан түбән булмаячак.  

Моннан тыш, Переведенцев Татарстанда даими кар катламы ятуын хәбәр итә. Хәзер ул, метеостанция мәгълүматлары буенча, 12 сантиметрны тәшкил итә.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=23986

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев