Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

МӘҢГЕЛЕК ЙОРТЛАРГА ТӘРТИП КИРӘК

Бүген район Советының кече утырышлар залында Актаныш районындагы зиратлар торышы хакында сөйләшү узды.

          Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл җирлекләрендә 116 зиратның гамәлдә булуын әйтте. Тагын 6 зират бар, аларда хәзер җирләү туктатылган. 


          Соңгы йортларны тәртиптә тоту һәрвакыт актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Язын бер, көзен бер тапкыр гына өмә оештырып зиратларны чиста, пөхтә тоту мөмкин түгел. Авыл җирлекләрендә зират өчен җаваплы затлар билгеләнгән. Алар хәзрәтләр яки авыл җыеннарында халык тарафыннан сайлап куелган җаваплы кешеләр. 
         Үзара салым җыела башлаганнан бирле авыл җирлекләрендә зиратларны карауга ныграк игътибар юнәлтелә. Халыктан җыелган акчаларга иганәчеләр ярдәмен дә кушып 2013 елдан башлап агач коймалар профнастилга алыштырыла башлады, кайбер җирлекләрдә тимер рәшәткә белән әйләндерү җайга салына. 
           Зур, биек булып үскән агачларны кисү, зиратларны баскан клен агачларын юк итү бүген дә проблема булып кала бирә. Бу уңайдан системалы эш алып барган җирлекләр мактауга лаек.
Рәйхан Филүс кызы Иске Байсар һәм Киров авыл җирлекләрен мәрхүмнәрнең мәңгелек йортларын тәртипле тотуда иң үрнәк җирлекләр дип билгеләп үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев