Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Миңнеханов Пермь университетында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram челтәрендәге үз сәхифәсендә Пермь дәүләт университетында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашуын белдереп язды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь дәүләт университетында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде.

«Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында вәхшиләрчә һөҗүм оештырылу турындагы яңалык татарстанлылар йөрәгендә сыкрау уятты. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын ихлас күңелемнән уртаклашам. Кайгырабыз. Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим», – дип язды ул үзенең Instagram сәхифәсендә.

Пермь дәүләт университетында фаҗига турында aktanysh-rt.ru сайтында язган идек.

Пермь дәүләт университетында Тимур Бекмансуров исемле кеше утлы коралдан һөҗүм оештырган.

Реклама

ТАСС хәбәр иткәнчә, кайбер студентлар бинаның тәрәзәләреннән сикерә башлаган, кайберәүләр һөҗүм оештыручыдан аудиторияләргә кереп качкан.

"Интерфакс»ка ашыгыч ярдәм чыганaгыннан хәбәр итүләренчә, вакыйга нәтиҗәсендә һәлак булучылар да бар. 

Соңгы хәбәрләр буенча, җинаятьче ликвидацияләнгән. http://aktanysh-rt.ru/news/bu-mim/perm-dlt-universitetynda-timur-bekmansurov-isemle-keshe-atysh-oeshtyrgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев