Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Минтимер Шәймиев: «Сәкинә Шакировна якшәмбе көнне минем өйдә торуымны тели иде... Идеология-куркыныч корал

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьминның «Галстуксыз интервью» проектына интервью бирде.

Әңгәмә блицтан башлана.

- Урманга йөрисез, һава сулыйсыз, бәлки, суда берәр чакрым артыграк йөзәсездер… 

- Мәрхүмә хатыным Сәкинә Шакировна һәрвакыт минем якшәмбе көнне булса да ял итүем, бу көнне үзе янында үткәрүем турында хыяллана иде. 

-Нәрсә эшләячәксез?

-Мин Матюшинода яшим. Мин Казаннан киттем, хәтта пропискам да юк. 

-Тәнкыйтьләүчеләр күп…

-Әйдәгез, эшләп алыйк. Нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтик!

-Быел Президентлык институтына 30 ел тулды.

-Сезнең белән беренче тапкыр бу хакта сөйләшәбез. 

-Тәнкыйтьчеләргә: «Тирә-юнегезгә карагыз әле!» — дип җавап бирә алабызмы?

-Татарстан Президентлыкны аклый. 

-Бүген Әфганстанда барган вакыйгалар җирлегендә…

Наркотрафик аркасында гаскәрләр кертү һәм башкалар…

 -Бәлки, алайса талиблар хаклыдыр, Минтимер Шәрипович?!

 -Сез куркыныч сораулар бирәсез.

- Бүген социаль челтәрләр революция ясый.

- Һәр кешегә гомер бер генә бирелә. Һәм очраклы рәвештә.


- Минтимер Шәрипович, 30 августта Татарстанда Республика көнен бәйрәм итәбез. Сезнең фикерегезчә, бу көн республика халкы өчен сәяси мәгънәсен сакладымы? Әллә инде гаилә белән бергә ял итәргә, шәһәр бәйрәменә чыгып әйләнергә мөмкинлек бирә торган өстәмә бер ял көне булып кына каламы? 

-Бу бик җитди этаплы сәяси вакыйга, дип әйтер идем сезгә. Без хәзер ел саен әлеге датаны күңел күтәренкелеге, горурлык белән бәйрәм итәбез. Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү нәтиҗәсендә генә мөмкин булды бу. Беренче декларацияне Россия Федерациясендә кабул иттеләр, һәм шул ук елда икенчесе Татарстанда булды. Безнең моңа ихтыяҗ булу, бу күренешне инде көтеп аруыбыз — башлангыч ноктасы әнә шулар. Мин нәкъ шулай булды дия алам, чөнки хакимимияттә беренче көн генә түгелмен. 

Без хокуксыз идек. Алга таба үсеш өчен хокукларыбыз юк иде. Сәясәттән бигрәк, хуҗалык итүче субъект буларак ресусларыбызны файдалану, Россия яки союз буенча гына түгел, чит илләр белән дә элемтәләр булдыру өчен безгә «һава җитми» иде.

Үз халкыбызны нинди майлылыктагы эремчек белән ашату кирәклеген хәл итәргә дә хокуксыз идек без. Гәрчә республика союз фондына, РФ куллану фондына тапшыру планын һәрвакыт арттырып үти килде. Хәтта моңа да хакыбыз юк иде. Мондый шартларда ничек эшләп булсын. Ә бу җиңүебезгә ничек шатланмаска кирәк?! 

Чын күңелемнән әйтәм: бу вакыйга безнең елларга туры килде һәм без игълан ителгән хокукларны тормышка ашырабыз. Җаваплылыкны үз өстебезгә алдык. 

-Хәтерлисездер, ТРның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгәндә инде кич җиткән иде. Ул бертавыштан кабул ителде, бары тик берәү генә тавыш бирүдән тыелып калды. Ул вакытта парламент безне күзәтеп тормый иде. Сез моны яхшы беләсез, катнашучы буларак. 

-Татарстан өчен берләшү факторы да булды ул. Мәйдан иртә-кич кайнады. Илдә үзгәртеп кору хәбәрдарлык шигаре астында башланып китте — ә безнең күпмилләтле халкыбыз тарихында искә төшерерлек әйбер күп иде. Ачыктан әйтергә кирәк: өстән үзгәртеп кору башланмаса, астан гына күтәрелә алмас идек. Нәрсә белән бетәр иде бу, белмим. Вакыты җитте, алга таба болай яшәп булмый иде. Борис Николаевич бу хакта күп тапкырлар әйтте — үзгәртергә вакыт иде.

Татарстанның үсеше, дәрәҗәсе һәм дәүләтчелеге өчен бик мөһим уңай этап дип кабул иттек без бу көнне.

 Иң мөһимен истә тотарга тиешбез: алга таба ничек үсүебез күбрәк үзебездән тора. Бу безнең җаваплылык. Кем әйтмешли, егетләр, әйдәгез, эшләп алыйк, нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтик! Килеп тә чыга бит!

-Минтимер Шәрипович, сез бу бәйрәмне ничек билгеләп үтәчәксез? Рәсми чаралардан тыш, бәлки, үзегезнең генә шәхси традицияләрегез бардыр. Урманга йөрисез, һава сулыйсыздыр, бәлки, бу көнне суда берәр чакрым артыграк йөзәсездер… 

-Сез минем өчен әһәмиятле сорау бирдегез. Мәрхүмә хатыным Сәкинә Шакировнаның китүенә инде өч ел узды. Ул минем якшәмбе көнне булса да ял итүем, бу көнне аның янында үткәрүем турында һәрвакыт хыяллана иде. Ярата торган хатын-кызның хыялы бу. Таңнан төнгә чаклы эштә уздыра торган хезмәт бит ул. Тормыш иптәшләребезгә рәхмәт…

Гаилә бәйрәме бу күбрәк. Сөйләшү, йөреп кайту, искә төшерү көне. Искә төшерердәй хатирәләр күп.


-30 августта ни эшлисез? Ял итәсезме, һавада йөрисезме, бәлки, берәрсе белән шахмат уйныйсыздыр. Үзегез әйткәнчә, бу көн сезнең өчен бәйрәм дә, ял көне дә… 

Ковид галәмәте дә бар, яшем дә шактый инде. Шуңа мин өйдән торып эшлим. Өйдә эшем арта, монда килсәм, кемгәдер кушып та эшләтергә була. Кремль белән Матюшино арасында почта, эш кәгазьләрен машинада йөртәләр.

Мин Матюшинода яшим. . Дачада бөтен шартлар бар. Идел ярында, урман — искиткеч урыннар.

Үзеңнән качып булмавына инандым инде. Өйдән эшләсәң дә җибәрми ул. Соңгы елларда мирасыбызны торгызу юнәлешендә күпме эшләдек. Тулы булмаган дистә ел эчендә башкарган эшләрнең нәтиҗәсе — борынгы Болгар, Зөя утрау-шәһәре, Казан кирмәнен кайтару. Алар бит Юнеско бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бөтен дөньяга таныту дигән сүз. 

Бу темага кереп киткәч, шуны әйтергә тиешмен. Болгар яңадан торгызылып, дөньякүләм белгечләр югарылыгында аның тарихи әһәмияте дәлилләнде. Дөньякүләм белгечләр бөтендөнья мирасын барлый. Юнеско исемлегенә кертелгәнче объект өйрәнелә, мирасның дөньякүләм кыйммәте ачыклана. Объект дөнья күләмендә кешелек өчен әһәмияткә лаек булырга тиеш. 

Киләсе елда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын уздырачакбыз. Россия җирендә Исламны ирекле рәвештә кабул итү — бу бит зур вакыйга. Мондый бәйрәмне күз алдына китерү, хыяллану мөмкин идеме кайчандыр?! Яки менә күптән түгел Казан Изге ана иконасы соборын сафка бастырдык. Гади генә собор булса иде — бу Изге бөтен христиан дөньясында гына түгел, католикларда да зур ихтирамга лаек санала. Башкарган эшебез үзебезгә дә рәхәтлек китерә.

Тагын бер тарихи факт белән бүлешим әле. Сезнең белән беренче тапкыр бу хакта сөйләшәбез. Шушы еллар эчендә бу юнәлештә эшләүче кешеләребез артты. Явыз Иван вакытында беренче агач собор төзелә, аннары янгыннан соң яңасын ак таштан төзиләр. Иконаны урнаштырганнан соң Казан бюджетының 70 процентын шушы соборга килүчеләрдән килгән керем тәшкил иткән. Мин сезгә бу соборның халык өчен кыйммәтен генә әйтергә телим.

Президент булып эшләгәндә, озак еллар хакимияттә хезмәт иткәндә хыялым бар иде. Без бит укыган кешеләр. Халкыбызга дини рухны каян алырга иде соң? 1917 елгы инкыйлаб, коллективлаштыру, репрессияләр, аннан Бөек Ватан сугышы, аннары илне яңадан торгызу, аннан тагын илне үзгәртеп кору… Халыкка дини кыйммәтләрне кайтару бик мөһим. 

Федераль дәрәҗәдә күп бәхәсләр уяткан тагын бер момент. Тәнкыйтьләүчеләр, бәлки, көнләшүчеләр дә күп. Быел республикабызның Президентлык институтына 30 ел тулды. Хәзер Татарстан Россиядә әлеге институтны саклап калган бердәнбер төбәк. 

-30 ел элек бу институт формалашкан чорда нинди хисләр кичердегез? Бу институт шулай озак яшәр дип уйладыгызмы, аның үсешкә этәргеч, локомотив булачагын күрдегезме? Президентлык институты бит әле дә эшли, һәм сезнең дәвамчыгыз Сез нигез салган эшне дәвам итә. 

-…Һәм бик уңышлы дәвам итә. Беләсезме, ул чакта болар уйландымы икән… Югары Совет республиканың беренче затына шундый статус кабул итте. Нигездә, без Россия Федерациясе хакимиятендә барган процессларга иярдек. Беренче Президент Михаил Сергеевич Горбачев булды, ул берничә ай идарә итте. Ул чакта әле СССР иде. Бу теманы кузгатканбыз икән, фикеремне әйтү кирәк саныйм. Михаил Горбачевка Президентлыкка халык тарафыннан сайлану кирәк иде. Бәлки, чоры да мөмкинлек бирмәгәндер… Съездларга делегатларны бердәм тавыш биреп сайлау бар иде. Борис Николаевич Ельцин халык тарафыннан кереп китте. 


Без декларация турында Россиядә икенче булып игълан иттек. Бу табигый процесс иде. Россиядә, февраль аенда бугай, Президент статусы игълан ителгәч, без дә бу декларацияне кабул иттек.

Бу институт үзен аклый. Әмма бу җаваплылык та. 

-«Сезнең суверенитетны алып бетерделәр инде» дип тәнкыйтьләүчеләргә: «Тирә-юнегезгә карагыз әле! Күпме эшләнгән, күпме төзелгән. Болар барысы да шул 30 ел элек килешүгә кул куйганда нигез салынган суверенлык барабәренә!» — дип җавап бирә алабызмы? 

-Республика башлыгы яки, гомумән, җитәкче булганда, синең эчке ныклы ышануың булырга тиеш. Син кая барганыңны белергә тиеш. Президентлыкта гына түгел, оешма-предприятие җитәкчеләре дә, халык белән эшләүче һәркем. Җавалылык та үзеңдә.

Тәнкыйтьләргә дә хаклары бар. Нәрсәне кабул итәргә, нәрсәне юк икәнлегенә эчке ныклыгың булмаса… Ә алга барырга кирәк… Үзеңне саклау да бу, озак эшләү нервларыңны да нык талкырга мөмкин. 

Сиңа ышанып тапшырганнар икән — хакимлек ит, начар эшләсәң — урыныңны бушатуга, китереп җиткерүче кеше табылыр. Монысы инде яхшы тормыштан килеп чыкмый.

Татарстан президентлыкны аклый. Бәлки, кайбер республикаларга шулай тоеладыр… Дөрестән дә, горурлык бит бу. Статус сакланды, һәм без бу статуска лаеклы ярашабыз. 

Беренче Президент — бер хәл, ә инде дәвамлылык — икенче. Хәзер менә Рөстәм Нургали улының эше, алга үсеш булуы — икенче мәсьәлә.

Кешегә һәрвакыт яхшырак, тизрәк кирәк. Әмма реаль факторлар да бар бит. Бүгенге казанышларыбыз зур хезмәт, бердәмлек бәрабәренә ирешелде. Инде мөмкин булмаганны таләп итәләр. Мәсәлән, менә ишегалларын тәртипкә китерүгә алындылар. Тәнкыйтьчеләргә эш табыла. Ишегалды тузып ятканга ияләшкәннәр иде инде, хәзер, тәртипкә китергәч, тегесе ярамый, монысы ошамый. Кеше яхшыга ияләшкән саен, аңа тагын да яхшырагы кирәк, гаепләп тә булмый. Дөньяны алга этәрүче көч бу. 

-Минтимер Шәрипович, Татарстан озак еллар дәвамында толерантлык өлгесе булды. Бу сезнең сәясәтегезнең дә нигезе иде. Аның формуласы нинди? Безгә өйрәнергә күп җирләрдән киләләр — Татарстан тәҗрибәсе Россиядә генә түгел, дөнья аренасында да ихтирамга лаек. Бүген Әфганстанда барган вакыйгалар җирлегендә, бу формуланың актуальлеге ни дәрәҗәдә? 

-Бу сорауны көткән дә идем, әмма бу шулкадәр авыр сорау. Бу көннәрдә Әфганстанда барган вакыйгаларны шикләнеп күзәтәбез. Америка гаскәрләрен чыгара башлаганчы ниләр булганын беләбез. Бик катлаулы төбәк. Анда татарларның саны да йөзләп түгел, берничә меңләп исәпләнә, озак еллар яшиләр, илнең төп халкының да билгеле бер өлешен тәшкил итә алар. Татарлар үтенече буенча лидерларының берсе белән очрашырга да туры килгән иде. Мин тыңладым, яшәү рәвешләрен, шартларын исәпкә алдым ул чакта. 

Дини фанатизм да бар бит әле. Бу очрашу әлеге вакыйгаларга кадәр булган иде. Билгеле бер элемтәләр аша миңа чыктылар. Алар бу шартларда инде озак яшиләр, берничә буын алышкан, шуңа күрә авыр дип әйтә алмыйлар. Әмма көнләшерлек түгел. 

Яңадан урта гасырларга кайтарып атырга мөмкиннәр, дигән уйлары бармы аларның?

Ничек дип әйтим… Аларга бу тормыш гадәти тоела. Хакимият талибаннар кулында ничек булыр? Чил илләр көчләре — АКШны да, безне дә, башка илләрне дә әйтүем — әле дә йогынты ясый. Гаскәр кертү дә яхшы тормыштан түгел, шул наркотрафик белән бәйле булды бит. Яз көне аларда бөтен мәйданнар кызыл мәк белән капланган иде. Шаккаткыч бит. Алар бу факторларны файдаланды. 


Безнең гаскәрләр кертелгән чорда Фикрәт Табиев Әфганстанда эшләде. Татар обкомының беренче секретаре булып эшләгән, хуҗалык җанлы кеше иде. Берзаман миңа шалтырата: «Минтимер, ничек уйлыйсың, әллә Әфганстанда берничә МТС оештырып караргамы икән?» — ди. Минем авыл хуҗалыгы техникасы системасында эшләү тәҗрибәм барлыгын белә иде. Машина-трактор станцияләре җир участокларын яңа төр культуралар үстерүгә әзерли бит инде. Беренчедән, мондый техника җитештерүне җирле халык үзләштерә алмас, дидем. Әгәр Әфганстан җитәкчеләре эксперимент рәвешендә ризалашса, без дә ярдәмгә алыныр идек. Әфган җирләре Үзбәкстан чигеннән башлана, ә үзбәк арасына татарлар күпләп киткән. Шундый сөйләшү булды. Аннары сәяси борылыш булды да, тормышка ашмый калды.

Кан коюлар гына булмасын иде…

Кызганыч, бу хәлләр инде бар. 

-Илдән китүче качаклар бик күп…  

-Беләсез инде, теге вакытта без Әфганстаннан бурычыбызны үтәдек, дигән хис белән кайттык. Америкалылар хәзер әнә чыга, калган гаскәрләрен ничек чыгарып бетерергә белмиләр. 

-Качып китүне хәтерләтә, шулаймы?..

Ничек кенә әле. Алар беркемне дә калдырмас. 

-Бай тормыш тәҗрибәсенә ия кеше буларак, әйтсәгез иде: безнең өчен ят, идеология буенча тыелган рухи, мәдәни йогынтыдан ничек сакланып калырга? Балаларыбызга, үзебезгә традицион үз кыйммәтләребезне саклап калу өчен нинди формула тәкъдим итәргә соң?

-Бүген бирелгән сораулар арасында иң авырыдыр, мөгаен. Фәнни-техника казанышларының тискәре «җимешләр» бирү ихтималын галимнәр моңарчы да әйтә килде. Хәзерге технологияләр үсеше, идарә алымнары турында әйтүе дә кыен. Мондый җавабымны ишетеп, кешеләр мине «беркатлы» дияр. Әмма бу минем уйларым. Технологияләр алга китү яшьләр, балалар, тулы бер җәмгыять, илләр белән идарә итәргә мөмкинлек ачты. Техник прогресс үз эшен эшли. Алга таба ничек булырбыз, дип уйланмасак… Балаларны телефоннан аерып алып булмый бит. Башлангыч класс балалары дәрестә дә кулыннан төшерми шуны. Яшьләр фанатикларча бу дөньяга кереп китәләр, ә анда инде акылга тәэсир итү инструментларының барысын да файдаланалар. Билгеле бер идеология ята нигездә. 

Ялгышмасам, Карл Маркс әйткән, идеология кешелекнең акылын яулап алгач, материаль көчкә әйләнә. Кайчан әйтелгән сүзләр. Идеология — бик куркыныч корал. 

-Бүген социаль челтәрләр революция ясый. Челтәрләр аша кешеләрне мәйданнарга җыялар…

-Яңа технологияләр, зур тизлекләр фәнни-техник прогресска да тәэсир итә. 

Юлларын эзләргә кирәк. Техник прогрессны туктатып булмый, тик аны Кешелек файдасына куллану өчен акылыбыз җитсен иде. Әйтү җиңел дә, башкарып чыгуы авыр. 

-Бәлки, алайса, талиблар хаклыдыр, Минтимер Шәрипович?! Идеологияне кертми, кире урта гасырларга кайтару яклы алар. Ә икенче якта — гаджетлар һәм аларның балаларга тәэсире — бу кая илтер? Техник прогрессның тагын ниләргә китерергә мөмкин икәнлеген күзаллавы да куркыныч сыман. 

-Куркыныч сораулар бирәсез. Урта гасырлар яңадан кайта алмый. Күпмедер вакытка каядыр — бәлки, әмма перспективасы юк. Ник дигәндә, без инде башка үсеш дәрәҗәсенә җиттек. Чагыштырырга җирлек бар. 2-3 класс баласын телефоннан аерып ала алмасак. Әйтәм бит, юлларын эзләргә кирәк — башкача мөмкин түгел. 

Мин инде мәктәптән бирле чиксез кечкенә һәм чиксез зур күләмнәр турында уйланам. Чиксез кечкенә күләм нольгә омтыла, әмма ул ноль була алмый. Бу философия мине мәктәптән үк уйланырга этәрде. Әле дә уйландыра. Күпме ачышлар — башта молекула, аннары атом… Хәзер исә барысы да хәрәкәттә, авырлыкка ия, һаман саен кечерәк кисәкчекләр, нольгә якыная, әмма ноль түгел. Чиксез зур күләмнәр дә шулай — чиксезлеккә кадәр эзлә дә эзлә. 

Менә нинди ул алга китү, үсеш. Безнең гомердә беренче тапкыр космоска очтылар. Беренче ясалма иярченне җибәргәндә мин Мөслим районына баш инженер итеп эшкә җибәрелгән яшь белгеч кенә идем әле. Дустым белән трактористлар курсы оештырып җибәрдек. Колхозлардан җыеп, кышкы дүрт ай эчендә яхшы трактористлар укытып, таныклык биреп кайтара идек. Иярченне җибәргәч, болар трактор турында онытты, дәрескә килдек, гомер онытасым юк, иярчен турында сорауларга күмделәр. Нигә ул иярчен төшеп китми, дип аптырыйлар. Прогрессның тизлегенә бер гади генә мисал.

-Кешенең күңеле, психикасы, аңына җимергеч тәэсире булмаслык берәр нәрсә уйлап табарбыз, дип өметләник. Киләчәккә өмет белән карарга язсын иде, Минтимер Шәрипович! 

-Бик дөрес әйтәсез. Дөнья үсешенең бүгенге моментын тотып алырга кирәк, аңлы рәвештә барырга тиеш алга китү дә. Һәр кешегә гомер бер генә тапкыр һәм очраклы рәвештә генә бирелә. Прогресс тукталмый, әмма ул файдага булырга тиеш. Дуалистлар ни сәбәпле килеп чыга?.. Без бүген нинди генә өлкәләрне колачламадык сезнең белән. Дуалистлар — югары акылга ия кешеләр, үз өлкәләрендә белгеч булган галимнәр, шул ук вакыта динне кабул итүчеләр, көннәрдән бер көнне дилемма алдында кала. Нишләргә: өйрәнгән әйбер дингә каршы килә, әмма киләчәк песрпективасы күренә, дөреслеккә якын. Әмма Аллаһ та бар бит. 

Яшем дә бар инде, аякларым авырткалый башлады. Безнең яшьтәгеләр еш зарлана, аяк авырта, умыртка үзен сиздерә. Мин андый очракта әйтә торган сүзем — без ике аякка иртә басканбыз, эволюция законнары буенча соңрак кирәк булгандыр, дим. 

-Рәхмәт әңгәмәбез өчен, Минтимер Шәрипович!

-Үзегезгә рәхмәт.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/politics/02-09-2021/mintimer-sh-ymiev-min-kazannan-kittem-h-tta-propiskam-da-yuk-5835847

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев