Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

МӘСКӘҮДӘГЕ ОРГАННАР ДЕСТРУКТИВ САЙТЛАРДА УТЫРУЧЫ АКТАНЫШ КЫЗЫН АЧЫКЛАГАН

Шушы көннәрдә Актаныштагы белем бирү учреждениесендә укучы кыз бала еш кына деструктив сайтларга керә, үзе турында мәгълүматлар калдырган, борчуы турында язган. Әлеге язмалар Мәскәүдәге хокук саклау органнарын кызыксындыра.

            Интернет челтәре аша күз ачып йомганчы һәркем турында ачык, төгәл мәгълүматны аныкларга мөмкин. Моңа әле күпләр ышанып җитми. Әлеге очрак һәммәбезне уяу булырга, аеруча ата-аналарны балаларына игътибарлы булырга өнди. Мәскәү дә гадәти булмаган очракны тиз  өйрәнә, укучының кайда яшәве, нинди уку йортында белем алуын тиз ачыклый һәм эшне тиз тота. Район мәгариф идарәсенә шалтыратып кызның ни сәбәпле деструктив сайтларга керүе, фикерләр язуы, нинди гаиләдә тәрбияләнүе турында белергә кушыла, һәм, әлбәттә, мәгариф хезмәткәрләренә балага карата чаралар күрергә туры килә. Бүген яшүсмер кыз дәвалану оешмасында.
                   Хикмәт гаеплене ачыклау, җәза  бирүдә түгел, шуны дөрес аңласак иде, җәмәгать! Хикмәт  балаларның исән-сау, сәламәт, камил акыллы булуында, начар юлга тайпылмавында. Бүгенге брифингта район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова ата-аналарга педагогик киңәшләрен җиткерде.


1.     Теләсә-кайсы сайтларда билгесез кешеләр белән аралашу, үзеңнең адресыңны әйтү, төрле уеннар әйтү, түләүле сайтларга теркәлү үзегезне һәм якыннарыгызны куркыныч хәлгә төшерә. 
2.    Ата-аналар балаларының ВК, инстаграмдагы битләрен карап барырга, виртуаль дусларын белеп торырга, нинди сайтларга керүен контрольдә тотарга бурычлы. Бүген социаль төркемнәрдә куркыныч төркемнәрнең исәбе-саны юк. Аларны деструктив төркемнәр дип атыйлар. Алар баланың психологиясенә тискәре йогынты ясый, хәтта гомерен куркыныч астына куючы төркемнәр булырга мөмкин. Хулиганлыкка, террорчылыкка, үз-үзеңә кул салырга өндәүче әлеге төркемнәр турында ишетеп-белеп торабыз. Әлеге төркемнәргә аеруча 10-18 яшьлекләр килеп каба. 

 

Реклама

           Баланы интернет челтәреннән бөтенләй аеру кирәк түгел, бары ата-ана тарафыннан дөрес юнәлеш бирү, кагыйдәләрне аңлату сорала.  Бакча балалары өчен “Бала” сайты һәм укучыларга “Учи.РУ” сайтлары дөньяга карашны киңәйтә, белемен арттыра. “Менә шундыйларга балаларны җәлеп итегез”, диде Раниза Митьян кызы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X