Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ӘҖМӘТТӘ ФАҖИГА: Тәмәке төпчегеннән ут чыгып мал сарае янган (фотолар)

Бүген төнлә Әҗмәт авылында шәхси ихатада сарай янды. Маллар асрала торган абзар агач материалдан эшләнгән булган.

Тикшерүләрдән чыгып янгын сүндерүчеләр пожарның тәмәке төпчегеннән чыгуын фаразлый.

Актаныш янгын сүндерү бүлекчәсенә бу хакта хәбәр 22 август көнне 21 сәгать 58 минутта кергән.

Район янгын сүндерү хезмәтенә ярдәмгә тиз арада Татар Суыксуы авылында урнашкан янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре килә.

Шулай ук Такталачык һәм Уразай авылларындагы ирекле янгын сүндерү дружинасы үз техникалары белән янгын телләрен авызлыклауда катнаша.

Ихатадагы өй һәм башка корылмалар сакланып кала.


Хөрмәтле райондашлар!

Бу көннәрдә янгын куркынычы гаять зур булган һава шартлары хакимлек итә. Якутиядә янгыннарны айлар буена сүндерә алмыйлар. Күршедәге Мари Эл, Мордовия республикаларында  хәлләр катлаулы. Дөньякүләмендә дә вәзгыять тыныч түгел, Төркиядә, Грециядә, Италиядә урманнар яна. Быелгы кебек корылык 1888 елдан бирле күзәтелмәгән. 

103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов районыбызның барлык гражданнарын ут белән сак эш итәргә чакыра.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев