Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан концертын милләтебезнең гимны "Туган тел" җыры белән тәмамлады

"Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы үзенең концерт программасын татар халкының гимны- "Туган тел" җыры белән тәмамлады.

 

Залда утырган һәркем аягүрә басып милләтебезне берләштерүче изге җырга кушылды. 

Ансамбльгә, аның җитәкчесе,  Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Ялаловага Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов олы рәхмәтен белдерде.

 Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, "Агыйдел" ансамбле концертын ничә тапкыр карасам да,  шагыйрь әйткәнчә, "бер горурлык хисе яна миндә", дип, артистлар хезмәтенә зур бәя бирде.
Концертны оештыруда район җитәкчелеге зур өлеш кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев