Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш агрегат заводы районда чыршы бәйрәме уздыру өчен 540 мең сум акча күчерде

Районыбыздагы иң эре сәнәгать предприятиесе булган Актаныш агрегат заводы хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм йөзеннән махсус счетка 540 мең сум акча күчерде.

        Әлеге акчаларга хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән райондашларыбызның балалары өчен чыршы бәйрәме узачак. Шулай ук балаларның һәрберсенә Кыш бабай бүләк-күчтәнәчләре әзерләнә.

Чыршы бәйрәме 28 декабрьдә балалар иҗат йортында узачак. Бу хакта журналистларга Актаныш агрегат заводының башкарма директоры Артем Егоров хәбәр итте:


 - Хәрби хәрәкәткә мобилизация Актаныш агрегат заводы эшчәнлегенә дә үз коррективаларын кертте. Безнең өч эшчебезгә повестка килде һәм аларны хәрби хәрәкәткә озаттык. Хәзер бездәге эшчеләрнең броне бар.

Хәрби хәрәкәткә бәйле рәвештә Актаныш агрегат заводы Россия Федерациясенең Оборона сәнәгать комплексы составына кертелде.

Заказларыбыз да бермә-бер артты.

Детальләр ясарга эшчеләр кирәк булу сәбәпле, хәзер безнекеләр мобилизацияләнми,- ди Артем Алексеевич.

 

       Артем Егоров сүзләренә караганда Актаныш агрегат заводы заказлар артканнан соң табыш белән тәмамларга мөмкинлек биргән.

Киләчәккә планнар зурдан.

2023 елда заводта 1 миллиард 200 мең сумлык деталь-эшләнмәләр җитештерергә планлаштырыла.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ". Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев