Актаныш

"Әнәк"тә яшьлек дәрте: Агрофирмага эшкә килгән белгечләр ничек яши?

Айдар Галимҗанов 2017 елда Актанышның беренче санлы мәктәбен тәмамлаганда бердәм дәүләт имтиханнарын профиль-математика, җәмгыять белеме, физика фәннәреннән сайлый.

          -    Балларым уртача иде, Казан Дәүләт аграр университетына  районнан максатчан укырга керү мөмкинлеге барлыгын белгәч, шушы программа буенча “Механизация һәм техник сервис” факультетына укырга кердем,- дип сөйли бүген районыбызның “Әнәк” агрофирмасында бик әһәмиятле вазыйфага тотынган Айдар. 


 

          “Әнәк” агрофирмасы оешкан көннән алып илдә, дөньяда бара торган яңалыкларны беренчеләрдән булып районга, республикага алып килә торган аграр берләшмә. Быел Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елына да агрофирма зур әзерлек белән килде. “Әнәк” агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев эшкә кайткан яшь белгеч- агрофирманың стипендианты Айдар Галимҗановны цифрлаштыру бүлеге җитәкчесе итеп билгели: 

-    Мин бу егетне көтеп алдым. Ул бакалавриатны тәмамлагач, магистратурада укуны үз белгечлеге буенча дәвам итмәкче иде. Ләкин мин аңа “Бухучет, экономист, аудит” юнәлешен сайларга тәкъдим иттем. Чөнки бүген агрофирмага офиста эшли торган грамоталы белгечләр кирәк. Айдар минем фикергә колак салды, матур гына укып китте. Ә агрофирмада ул цифрлаштыру, автоматлаштыру буенча җаваплы.

 

                     Фарис Гаяз улы яшь белгеч турында сөйләгәндә агрофирмадагы цифрлаштыру эше белән дә таныштырды:

-    Автоматлаштыру, үлчәү, бухучетны үзәкләштереп 5 кешедән торган цифрлаштыру бүлеге оешты.  Терлекчелек, игенчелек, механизация буенча барлык мәгълүмат шушында җыела, һәркемнең хезмәте үтә күренмәле. Комбайннан күпме икмәк төшкәне, йөк машинасына күпме төялгәне, амбардагы үлчәүгә күпме кайтканы техникадагы датчик ярдәмендә үзәк офиста- ягъни Айдар Галимҗанов җитәкчелегендәге цифрлаштыру бүлегендә күренеп тора. Хисап эшендә бернинди кеше факторы да юк. Ягулык салуны да карта, талонга көйләдек. Басуда җир үлчәү дигән әйбер бетте. Чөнки һәрбер техникага, агрегатка датчик куелган. Басудагы кырларга нинди агрегат тагылган, нинди норма белән эшлиләр- электрон датчиклар барын да күреп тора, хәтта шушы хезмәт күләменнән чыгып, эшчеләргә хезмәт хакы да электрон исәпләнә.  


             Айдар исә тормышындагы мондый вакыйгаларга үзе әзер дә булмаган, әмма җитәкчесе күреп алган “хватка” аңа бик тиз яңа эшенә кереп китәргә этәргеч бирә.


      -    Кайткан мәлне эшкә кереп китү җиңел булмады. Бигрәк тә директорыбыз Фарис абый миңа цифрлаштыру бүлеген оештыруны йөкләгәч, аптырап калдым. “Әнәк”тә цифрлаштыру мин килгәнче үк ныклап кергән иде. Әмма хәзер без аеруча максатчан эшлибез. 

-    Айдар, цифрлаштыруның нәтиҗәлелеге кайларда аеруча нык күренә?


   -    Авыл хуҗалыгында эшләргә килүчеләр күп түгел бит, эшләргә кеше юк. Цифрлаштыру шушы ихтыяҗны киметергә ярдәм итә. Аннан соң, кеше хезмәт куйганда, теге яки бу урында хата да җибәрергә мөмкин. Цифрлаштыру, автоматлаштыру мондый хаталарны минимальләштерә. 

 

        Айдардан яшьлек дәрте, энергия ташып тора. Шундый егетне кызлар күзләми каламы соң?

“Әнәк” агрофирмасы Айдарны эшкә алып бер түгел, ике яшь белгечле булып куйган. 


-    Айдарның әле күптән түгел генә никахлашкан кәләше Ангелина да бездә эшли. Терлекчелек, терлекләрне ашату, ветеринария, нәсел эше буенча хисап эшен алып бара ул. Яшьләрне торак белән тәэмин иттек. Минтимер Шәймиев урамына агрофирманың белгечләре өчен салынган яңа өйләрнең берсендә яшәп киттеләр. Аренда һәм коммуналь хезмәтләр өчен генә түлиләр,-дип, биредәге белгечләр өчен тудырылган шартлар турында искәртте Фарис Гаяз улы. 

 

         

 

           Гомумән, Айдар районда Россия, Татарстан хөкүмәте тарафыннан яшьләргә, яшь белгечләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәмнәреннән уңышлы файдаланучыларның берсе. Максатчан укырга керү программасы нигезендә, Казан Дәүләт Аграр университетында ай саен 10 мең сум стипендия алып укый. Агрофирмага эшкә кайткач, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йортын тәмамлаган белгечләргә бирелә торган 300 мең сум акчага ия булган. Тагын яшь белгеч буларак, хезмәт хакына ай саен 7 мең сум акча өстәлә. Айдар Галимҗанов бу ярдәмнәр өзелмәсен өчен, агрофирмада 3 ел өзлексез хезмәт куярга тиеш. 
 

          Айдарның хатыны Ангелина да Әнәкне үз итәргә өлгергән:

 


-    Биредә тыныч, шау-шу юк. Чиста һава, әйләнә-тирәдә ярдәмчел кешеләр. Миңа да кайту белән эш булды. Аграр университетның “Җир төзелеше һәм кадастр” факультетын тәмамлап елдан артык Казанда эшләдем. Яңа вазыйфама ияләшеп киләм. Мин бит шәһәр кызы, безнең йортыбызда барлык шәһәр уңайлыклары тудырылган. Каланы сагынсаң, 1 сәгатьтә Чаллыга барып кайтырга була,- ди, мәхәббәте артыннан Актаныш Әнәгенә килгән Чистай кызы Ангелина.


           

                Менә шундый яңа сулыш, яңа дәрт алып килгән яшьләр Әнәккә. Озын гомерле мәхәббәт булсын: туган җир, туган туфрак, газиз әти-әни, сөйгән ярга мәхәббәт тармакланып, татлы җимешен бирсен!

Юлай Низаев фотолары


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: