Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Алдынгылар вакыты» яшьләребезне команда белән эшләргә өйрәтә

Россия «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе лидерлары «Алдынгылар вакыты» автобус туры белән Актаныш районына килүен хәбәр иткән идек.

"Алдынгылар вакыты" лидерлары районыбызның 300 укучысын төрле яклап үстерә торган дәресләр, тренингларга тартты, "Яшьлек" яшьләр үзәге көнозын кызлар-егетләр авазыннан гөрләп тора. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова укучыларны дәресләрдә актив һәм игътибарлы булырга өндәде.  

- Курыкмыйча үзегезнең фикерегезне, теләкләрегезне әйтегез. Укуларда актив катнашыгыз. Сез- илнең киләчәге, патриотларыбыз, безнең киләчәктәге җитәкчеләребез. Без дә үзебезнең чорда балалар хәрәктендә, ул вакыттагы октябрят, пионер, комсомолда  дип йөртелә иде, актив катнаштык. Мин үзем класс командиры, аннан дружина Советы рәисе, комсомол секретаре булдым.  Ул вакытта алган тәрбия хәзер районда җитәкчелектә эшләргә ярдәм итә. Сез дә модераторлар өйрәткән һәрбер сүзне үзегезгә сеңдерегез. Команда белән эшләргә өйрәнегез,  илебезгә, туган җиребезгә нинди файда китерә алу турында уйлагыз. Әти-әниләргә ярдәм итү, табигатькә хөрмәт белән кара, спорт белән шөгыльләнү буенча үзегезне үстерегез. Бүгенге белемнәрегез сезгә илебезнең лаеклы гражданнары булып формалашырга ярдәм итсен!- диде Дилбәр Миркасыйм кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев