Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Октябрь үзгәрешләре: өстәмә акча, хезмәт хаклары индексацияләнәчәк

Һәр яңа айның ниндидер яңалык белән башлануына күнегеп беттек бугай инде. Октябрьдә дә булачак алар. Күбесе акчалата түләүләргә бәйле.

Индексацияләнәчәк. Бюджет тармагында эшләүче кайбер хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары индексацияләнәчәк. Сүз Гадәтән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләре, социаль өлкәгә караган кайбер оешма, гидрометеорология хезмәте, Роспотребнадзорның гигиена үзәге белгечләре, Росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм тикшерүләр үзәкләре, реабилитация оешмалары хезмәткәрләре турында бара. Индексациядән соң хезмәт хакы 4 процентка артыр дип көтелә. Бу белгечләрнең кайсы төбәктә эшләвенә бәйле, чөнки өстәмәне алар мөстәкыйль рәвештә билгеләячәк. Әмма ул федераль күләмнән түбәнрәк була алмый.

Хезмәт хакын индексацияләү Россия Президентының «май указлары»нда күрсәтелгән бюджет хезмәткәрләренә кагылмый. Аларның хезмәт хакы 2022 елның 1 гыйнварыннан артачак.

Өстәмә акча. 1 октябрьдән башлап 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар өстәмә түләүләр алачак. Ул аларның хәзер ала торган пенсия акчасының икеләтә күләмен тәшкил итә. Әлеге түләү пенсионерның туган көненнән соң бер ай узгач күчәчәк.

Ерак Төньякта 15 елдан да ким эшләмәгән яки аңа тиңләштерелгән территорияләрдә 20 ел эшләгән кешеләрнең дә пенсиясе артыр дип көтелә. Әлеге түләүләр район коэффициентына карап исәпләнәчәк. Яңадан исәп-хисап ясату өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пенсия фондына яңадан исәп-хисап ясату өчен эшмәкәр пенсионерлар да мөрәҗәгать итә ала. Шарт бер: алар 2021 елның маенда үз эшчәнлеген туктаткан булырга тиеш. Кагыйдә буларак, әгәр үзе өчен эшләгән эшмәкәр Пенсия фондына эшчәнлеген туктату турында белдерә һәм Салым федераль хезмәтендә исәптән төшә икән, аңа пенсияне хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру чорында кертелгән индексацияләрне исәпкә алып, яңадан исәпләячәкләр.

Хәрбиләргә дә акча бар.1 октябрьдән хәрби һәм көч органнары хезмәткәрләренең пенсияләре 3,7 процентка артачак. Шулай ук вазыйфаларына һәм хәрби исемнәренә карап, оклад күләме дә артыр дип көтелә.

Моннан тыш, контракт яки чакырылыш буенча хезмәт иткән 2,6 миллион россияле, шулай ук көч ведомстволары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Янгынга каршы хезмәт, таможня һәм фельдъегер хезмәте вәкилләре ай саен өстәмә акча алачак.

Тикшертеп кал! Билгеле булганча, автомобильне мәҗбүри техник карауны гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Тик диагностик картаның файдалану вакыты 2021 елның февраль – май айлары аралыгында чыга торган автомобиль хуҗалары аны 1 октябрьдән узарга тиеш. Әгәр куллану вакыты июнь аена кадәр булса, карта 2021 елның ноябренә кадәр гамәлдә булачак.

Шулай ук мәҗбүри техник карау узу йөк, пассажир ташучы транспортка һәм куллану вакыты дүрт елдан арткан машиналарга кагыла.

Гадиләштерелә. Октябрь башыннан «МИР» картасына гына күчерелә торган социаль түләүләр исемлеге киңәйтеләчәк. Алар арасында аз керемле гаиләләр өчен 1 яисә 2 бала туганнан соң түләнә торган айлык пособиеләр дә бар.

Тагын бер яңалык: ярты елга инвалидлык бирү тәртибе гадиләштерелә. Медик-социаль экспертиза узу өчен шәхсән гариза язарга кирәкми. Элегрәк билгеләнгән инвалидлык автомат рәвештә 6 айга озайтылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев