Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН: Бүген инженер-механиклар көне

Моннан 150 ел элек үк Россиядә флот инженер-механиклары оешмасы төзелә.


Әлеге һөнәр ияләре беренче чиратта олы белемгә ия булырга тиеш, яңа технологияләрне уйлап, тормышка ашыручылар булып та нәкъ менә алар санала.

1913 елда яңа автомобиль модельләре уйлап тапкан Генри Форд, мәсәлән, иң популяр инженер-механик санала. Шулай ук Перси Спенсер да инженер-механиклар арасында атказанган. Ул 1945 елда микродулкынлы мич уйлап таба.

        Әлеге белгечлек буенча югары һөнәри белем алучылар арасыннан бик күп җитәкчеләр үсеп чыккан. Татарстанның Беренче президенты, якташыбыз Минтимер Шәймиев, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Казан Дәүләт Авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлаган күренекле шәхесләр.

          Районыбызның барлык инженер-механикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Катлаулы, җаваплы хезмәттә уңышларга ирешергә язсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев