Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Өйдә ялгызы контрольсез калган бала фаҗигагә тарымасын

103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов районыбыз ата-аналарына җәйге ялларда балаларның үзләрен генә контрольсез калдырмаска чакырды. 

            Иң олы куркыныч чыганагы- янгын һәм сулыклар, ди Илназ Илдус улы.

           Өйдә үзе генә калган бала, бигрәк тә 5-6 яшьлекләр аеруча кызыксынучан, дару кабып агуланулар, кер юу порошоклары белән уйнап зыян күрү- болар хакында Россия телеканалларында фаҗигале хәлләр турында гел күрсәтеп торалар. 

         Контрольсез бала еш кына кулларына шырпы ала, сызып карый. Әлбәттә, ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин. Кукмара районында узган ел 2 бала шул рәвешле янгында һәлак булды. Шулай ук тополь мамыгына ут төртеп тә янгын чыккан очраклар бар.

               Тагын бер куркыныч- сулыклар. Моннан 3 ел элек Татар Суыксуы авылында 9 яшьлек бала  иптәшләре белән уйнаганда суга егылып төште. Дуслары тырышсалар да аны коткара алмаган. 2 ел элек "Актаныш басмалары" скверындагы дамба сулыгында бер баланы югалттык.

           Районыбызда мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен һәркемнән уяу була сорала. 

           Көннәр җылытуга күпләр су буена ял итәргә бара, спиртлы эчемлекләр куллана, менә шунда өлкәннәр балалары турында онытмасын иде.

 

           Авыл башлыклары җирлектәге сулыкларга кисәтү аншлаглары урнаштыруны тәэмин итәргә бурычлы.  Административ комиссия белән рейдлар үткәреләчәк. Аншлаг булмаганда җитәкчеләргә протокол төзелеп 2 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев