Актаныш

Педагогика һәм мәдәният юнәлеше буенча максатчан укырга керү мөмкинлеге бар-гариза язарга соңармагыз!

Бүген Актаныш районы мәктәпләренең унберенче сыйныфын 90 укучы тәмамлый. 1 февральгә кадәр чыгарылыш сыйныфы укучыларының укырга керү өчен сайлаган имтиханнары турындагы мәгълүмат БДИ базасына кертелде. Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова “1 февральгә кадәр имтиханнарны үзгәртергә әле вакыт бар, шуңа күрә унберенчеләр һөнәрләре турында ныклап уйлап бетерсеннәр иде”-,дип, укучыларга, аларның ата-аналарына киңәш бирде һәм максатчан укырга керү турындагы яңалыклар белән таныштырды.

             Максатчан укырга керүнең өстенлекләре туган ягыннан башка яшәүне күз алдына да китермәгән яшьләр өчен зур мөмкинлекләр ача. Беренчедән, укуны тәмамлагач, кичәге студент эш белән тәэмин ителә, икенчедән, стипендиягә өстәмә рәвештә ай саен 15 мең сум акча түләнә. Моның өчен, әлбәттә, сессияне “4” һәм “5” билгеләренә ябарга кирәк. Бу студентка гына түгел, аның әти-әнисенә дә саллы ярдәм. 
             Казан федераль университеты максатчан укырга керү буенча күп төрле юнәлешләр тәкъдим итә. Бу хакта район мәгариф идарәсе тарафыннан мәктәпләргә хатлар юлланды.  Педагогика юнәлеше буенча Актанышның беренче санлы мәктәбеннән 3, Актанышның икенче санлы мәктәбеннән 2, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан 2 укучы максатчан укырга керәчәк. Алар югары уку йортын тәмамлаганда полилингваль мохитта эшли алачак.  Ягъни рус теле һәм инглиз теле укытучысы, тарих һәм инглиз теле укытучысы, мәктәпкәчә белем бирү укытучысы белгечлегенә ия булачак. 
       Булачак студентлар өчен ел саен КФУда экскурсияләр оештырыла. Былтыр КФУның Алабуга филиалы җитәкчесе, мәсәлән, безнең укучыларны шәхсән үзе уку йортында белем алу, тулай торакта яшәү шартлары белән таныштырган, студентлар белән очрашу да оештырылган.  Нәтиҗәдә, берничә укучы Алабуга университетына укырга кергән. Быел да район мәктәпләренең X-XI сыйныф укучылары өчен 4 февральдә нәкъ шушындый эчтәлектәге экскурсия уздырыла. 
            Педаггогикадан тыш мәдәният юнәлеше буенча да максатчан укырга керү мөмкинлеге ачыла. Туризм, архив, музей, режиссура, китапханә юнәлешендә укырга теләкләре булганнар мәктәп дирекциясеннән тулы мәгълүмат ала ала. 
              Максатчан укырга керүнең быел шартлары бераз үзгә. Алдагы елларда кайсы уку йорты белән килешү төзелгән шунда кайтып эшләү дигән таләп булмаган, бары Татарстан Республикасындагы мәктәптә эшләү таләп итеп куелган. 2022 елдан бу шарт үзгәргән. Булачак белгеч белән кайсы район, мәктәп арасында килешү төзелсә, шунда кайтып 3 ел дәвамында эшләргә тиеш.
             Бүген район мәктәпләренә нигездә, төп фәннәр- математика, физика, информатика, шулай ук башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ зур. Шулай ук балалар бакчаларына тәрбиячеләр дә кирәк

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: