Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Пенсионерлар өчен тагын бер түләү. Акча алырга гариза гына кирәк

Сүз күп кенә төбәкләрдә кертелгән түләүләр турында бара.

Пенсионерларга яңа түләү турында сөйләделәр, аны 14 июльдән ук бирә башлаячаклар. Мондый түләүне бер тапкыр гына алырга мөмкин булачак. Ә пособиене билгеләгәндә Хакимият еллар санына һәм бергә яшәгән вакытка караячак. Бу хакта пенсия эксперты Сергей Власов сөйләгән дип яза PRIMPRESS.

Аның сүзләренә караганда, сүз күп кенә төбәкләрдә кертелгән түләүләр турында бара. Бу федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карар түгел. Аның каравы федерациянең күп кенә субъектларында озак еллар бергә яшәгән пенсионерлар өстәмә акча алырга мөмкин.

«Мондый түләү никах юбилеена нибары бер тапкыр билгеләнә. Ә пособие күләме һәрвакыт төбәккә карап төрлечә. Кайбер очракларда суммалар, мәсәлән, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге кебек, бик зур булырга мөмкин», — дип билгеләп үтте эксперт.

Анда, аның сүзләренә караганда, түләү 50 мең сумнан башлана. 50 ел бергә яшәгән пенсионерларга шул күләмдә акча бирәләр. Гаиләнең рәсми рәвештә теркәлүе һәм бер генә тапкыр да аерылмавы мөһим. 60 яшьлек юбилейга 60 мең сум акча каралган, ә 70 ел бергә яшәүчеләргә 70 мең сум акча түләнә.

Әлеге төбәктә мондый түләүләр элегрәк бирелгән гаризалар буенча 14 июльдән үк күчерелә башлаячак. Түләү алыр өчен пенсионерларның яки аларның законлы вәкилләренә социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткәннән соң гына исәпләнә.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев