Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"ПЕРМЬ АТУЧЫСЫ" НЫҢ ӘНИСЕ УЛЫ ТУРЫНДА: "ТЫНЫЧ, КОНФЛИКТСЫЗ ИДЕ"

Кичә Пермь университетына һөҗүм итеп канлы үтереш оештырган "Пермь атучысы" Тимур Бекмансуровның әнисе улы ның һәрчак тыныч һәм конфликтсыз егет булуы турында әйткән. Бу хакта Ural Mash хәбәр итте.

Соңгы тапкыр хатын улын фаҗигагә кадәр иртән күрә.
"Бүген иртәнге сигездә "Хәерле иртә" дип теләде. Мин эшкә киттем. Бала белән безнең арада яхшы мөнәсәбәтләр булды. Өй кешесе иде ул, гомумән, конфликтсыз кеше иде", - дип сөйли атучының әнисе.

 Гаиләдән күптән аерым яшәүче әтисе  улы турында Тимурны компьютер гына кызыксындыруын искә ала, 18 яшьлек егет хәтта урамга йөрергә дә чыкмаган.

20 сентябрь иртәсендә Пермь Дәүләт тикшеренү университетында атыш булды. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булды, тагын 24 кешенең сәламәтлегенә җитди зыян килде. Һөҗүмне 18 яшьлек Тимур Бекмансуров кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев