Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Пучы балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре "Исем кушу" йоласын күрсәттеләр

Пучы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният өлкәсендә генә түгел, халыкка әдәп-әхлак кагыйдәләрен искәртеп торучы, мәгънәви-тәрбияви чараларны уздыруда да актив.

              Әле кичә генә мәдәният хезмәткәрләре Пучы балалар бакчасында әти-әниләр катнашында оештырылган ачык дәрестә чыгыш ясадылар,  "Исем кушу" йоласын күрсәттеләр.

           Бала туу гаиләдә генә түгел, авылда да зур вакыйга. Бар шартын туры китереп, әби-бабадан калган йолалар буенча исем куштыру куанычлы да, бер үк вакытта җаваплы да гамәл.

Бу хакта балаларга кечкенәдән үк таныштыру мөһим.

Шуңа күрә дә очрашуга авылның дин әһелләре дә чакырылган иде. Авылның хөрмәтле имамы бакчадагы чарага килеп исем кушу йоласының ислам дине кагыйдәләре белән таныштырды, вәгазьләр укыды.

Балалар үзләре дә тамаша өлешләрендә җырладылар, биеделәр, әти-әниләрен яңа ачылган сәләтләре белән сөендерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев